Логотип
Хәбәрләр

25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный... Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы ай...

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...
Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы айлар солтаны дип аталган Рамазан аеның бәрәкәтендә, шатлыгында коена. Бу бик тә көтеп алган 12 айның иң кадерлесе, безгә тәүбәләребезне кабул итеп, әҗер-саваплар туплап, ахирәткә әзерләнүебезнең матур бер дәлиле. Без аны көтеп алабыз, мөселман дөньясы бу көннәрдә ай буенча ураза халәтендә яши, шушы гыйбадәттән үзенә матур бер яшәү чыганагы ала. “Татар-информ”да шушы ай белән мөнәсәбәтле фикерләремне уртаклашырга булдым.

Мәчетләрдә шартлар булдырылган, яшьләр күп, өмет бар...

Казаныбыздагы “Ярдәм”, “Гаилә”, Апанай, “Рамазан”, “Казан нуры”, “Кабан арты”, “Нурислам” мәчете һәм Кукмара районы Өркеш авылындагы “Нур” мәчетләрендә тәравих намазларында булырга, авыз ачу мәҗлесләрендә катнашырга туры килде.

Һәм әлбәттә, иң шатландырганы - халык сыймый мәчетләребезгә! “Кабан арты” мәчетендә, “Гаилә” мәчетендә аяк басып торыр урын юк. Хатын-кызлар залы да, ир-атлар залы да тулы, Әлхәмдүлилләһ.

Мәчетләребез заман белән бергә атлый. Әле кайчан гына без дин-ислам гыйлемен алыйк дип мәчетләргә килгәндә алар бер төрлерәк булса, хәзер инде мәчетләребездә ураза тотар өчен, авыз ачар өчен бөтен шартлар, матур уңайлыклар булдырылган. Ураза быел эссе көннәрдә дә булды. Мәчетләрдә җилләткечләр эшли, сусаган кешегә су, стаканнар тора. Мәчетләребезнең күбесе ерактан ук күренеп торырлык итеп матур итеп яктыртылганнар. Үзем дин сабагы алган Караваеводагы “Нурислам” мәчетенә аяк басканда шуны күреп шатландым.

Тәравих намазларын, ястү намазларын көткән арада вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнә, туктап тормый. Безнең мәчетләребездә эшләүчеләр үзләренең әйтер сүзләрен халыкка ирештерергә тырышалар.

Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать саен әйтелә торган салаватларны моннан биш-алты ел элек кенә үзебезнең татар агайларына хас моң белән, көр тавыш белән башкару бар иде. Ни кызганыч, хәзер ничә мәчеттә булдым, күбесендә микрофонга әйтүче бер генә кешенең тавышы ишетелде, залда, әлбәттә, башка ирләр дә кушыладыр. Әмма элеккеге кебек көр тавыш белән, җиде-сигез ирнең хор белән башкаруы ишетелми.

Тулырак интертатта

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк