Логотип
Хәбәрләр

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның муниципаль парковкалары түләү алмыйча эшләячәк

29 декабрьдә парковкалар гадәти режимда эшли. 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар түләү алмыйча эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэри...

29 декабрьдә парковкалар гадәти режимда эшли.

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар түләү алмыйча эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль урам парковкаларының режимы эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Төнлә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый.

Искәртеп үтик, муниципаль парковканы «3116» кыска номерына җибәрелгән смс-хәбәр ярдәмендә, мобиль кушымта аша, шулай ук парковкалар эшли торган зонада урнаштырылган паркомат аша түләргә мөмкин.

Парковкага түләмәгән өчен штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.

29 декабрьдә парковкалар гадәти режимда эшли.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк