Логотип
Хәбәрләр

4 һәм 5 гыйнварда Татарстанда нинди һава торышы көтелә

4 һәм 5 гыйнварда Татарстанда нинди һава торышы көтелә

4 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән бераз кар һәм юеш кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -4..+1, көндез шулай ук -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

5 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Бераз кар һәм юеш кар явачак. Кайбер районнарда юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -1..-6, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бозлавыкта таймый торган аяк киеме кияргә киңәш итә. Табигатьтә ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга, машина йөртүчеләргә исә кисәк тормозга басудан сакланырга кирәк.

Шулай ук мөмкинлек булганда бу көннәрдә ерак юлга чыгуны кичектереп торыгыз. Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннарда гына чыгарга киңәш ителә. Бәла-каза килеп чыккан очракта «101, 112» бердәм номерларына шалтыратырга мөмкин.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк