Логотип
Хәбәрләр

44 яшьлек Анджелина Джоли янә әни булачак

Анджелина Джоли тагын бер баланы асрауга алырга тели. Чыганак хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта актриса Кореяга киткән улы Мэддоксны юксына. Егет Сеулга Енсе университетына укырга керде, анда ул биохимия...

Анджелина Джоли тагын бер баланы асрауга алырга тели. Чыганак хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта актриса Кореяга киткән улы Мэддоксны юксына. Егет Сеулга Енсе университетына укырга керде, анда ул биохимияне өйрәнәчәк.

Чыганак раслаганча, актриса инде Мэддокс киткәнче бала алырга уйлый башлаган. Бу юлы кайсы илдән бала алуы әле билгеле түгел. Артистка Сирияне яки Якын Көнчыгышның башка илләренең берсен аеруча ихтимал вариант буларак карый. Джоли эшне тормышка 2019 ел ахырына кадәр  ашырырга ниятли дип билгеләп үтелә.

Искәртеп китик, Анджелина Джоли танылган күп балалы әниләренең берсе. Актриса барлыгы 6 баланың әнисе, шуның 3 үзе тапкан, калганнары асрауга алынган.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @angelinajolieofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк