Логотип
Хәбәрләр

526 тешле малай

Һиндстанның Чиннай шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек Равиндранату исемле малайның 526 тешен алганнар. Бик сирәк очрый торган аномалияне стоматологлар очраклы рәвештә генә ачыклаган. Әгәр малайның яңагы авыртм...

Һиндстанның Чиннай шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек Равиндранату исемле малайның 526 тешен алганнар. Бик сирәк очрый торган аномалияне стоматологлар очраклы рәвештә генә ачыклаган. Әгәр малайның яңагы авыртмаган булса, бәлки бу күренешне тиз генә ачыклый алмаслар иде дип яза The Times of India.

Равиндранатуның тешләре өч яшендә үк авырта башлый. Әти-әнисе яңагы шешкәнен күреп сырхауханәгә алып килә. Әмма малай киреләнеп, авызын ачмый. Һиндстанда табиблар өч яшьлек малай белән уртак тел таба алырлык булмаган күрәсең, аны кайтарып җибәрәләр. 

 
Шеш зурая бара, малайны рентгенга алып барырга күндерәләр. Шунда аның тешләре бик күп икәне ачыклана. Малайны операциягә күндерәләр. Шунда гына аның авызында ярты меңнән артык вак кына тешләр барлыгы ачыклана. 
 
- Без 0,1 мм дан 15 мм га кадәрге зурлыктагы 526 тешне алдык, - дип сөйләгән доктор Пратибха Рамани. - Алар устрицадагы мәрҗәннәр кебек иде. Әмма алар барысы да чын тешләр. Аларның һәрберсенең дә коронкасы, тамыры һәм эмале бар иде. 
 
https://ic.pics.livejournal.com/ardm/14522955/604598/604598_original.jpg
 
Тулырак интертатта

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк