Логотип
Хәбәрләр

7 кат уйла, бер кат әйт: Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовтан кызыклы видео

Җырчы Ләйсән Гимаева инстаграмында кызыклы видео пәйда булды. Биредәге видео ир белән хатын бер-берсен аңлап бетермәгән вакытларны сурәтли. Бу очрак тормышты була торган хәл, һәм Булат Бәйрәмов белән...

Җырчы Ләйсән Гимаева инстаграмында кызыклы видео пәйда булды. Биредәге видео ир белән хатын бер-берсен аңлап бетермәгән вакытларны сурәтли. Бу очрак тормышты була торган хәл, һәм Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева моны бик шәп күрсәткәннәр.

Конфликт Ләйсәннең сүзеннән башланып китә. Балалары укыган мәктәптә янә акча җыялар икән, имеш. Булат кызып китеп мәктәп директоры белән сөйләшә һәм балаларын башка мәктәпкә бирү ниятен белдерә. Соңыннан гына Булат ремонтка акча җыю бәясен белә һәм артык кызу әйтеп атканын аңлый. Ләйсән видеоның астына: «Әйтәсе сүзләреңне уйлап сөйләгез», дип язган.

Постның төп мәгънәсен аңламаучылар шактый күп. Аеруча шаяртуны укытучы булып эшләгән кеше яратмады, алар видеоны үз хисабына алдылар.

Видеоязманы Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк