8, 9 һәм 10 мартта Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

Бәйрәм көннәрендә, 8-10 мартта, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112-нче маддәсе нигезендә 8-нче март – Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора.
Шулай итеп, 2019 елда 8-нче, 9-нчы һәм 10-нчы мартта ял көннәре булачак. Бу көннәрдә урам-юл челтәре буенда урнашкан парковкалар 2019 елның 8-нче мартында, шулай ук 9-нчы март шимбә көнендә һәм 10-нчы март якшәмбе көнендә бушлай эшләячәк.
2019 елда муниципаль парковкалар түбәндәге көннәрдә бушлай эшләячәк: 1-нче майдан 4-нче майга кадәр, 9-нчы майдан 11-нче майга кадәр, 12-нче июньдә, 30-нчы августта, 4-нче, 6-нчы ноябрь көннәрендә, шулай ук Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрендә.
Шунысын да әйтергә кирәк, муниципаль урам парковкаларының эше эш көннәре һәм шимбә көннәрендә 7.00-дән 21.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Төнлә (21.00-дән 7.00 сәгатькә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый. Парковкалар схемасы «Казан паркинг» сайтында күрсәтелгән.
Источник: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+