Логотип
Хәбәрләр

9 майда Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә

9-нчы майда Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрү белән бәйле. Чикләү түбәндәге участокларда кертеләчәк: 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр: Карл М...

9-нчы майда Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрү белән бәйле.

Чикләү түбәндәге участокларда кертеләчәк:

10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр:

Карл Маркс урамы (Горький урамыннан Лобачевский урамына кадәр),

Лобачевский урамы (Большая Красная урамыннан Кремль урамына кадәр),

Кремль урамы (Лобачевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр),

Толстой урамы (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр),

Мөштәри урамы (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр),

Гоголь урамы (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр),

Жуковский урамы (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр),

Пушкин урамы (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр),

Театр урамы (Большая Красная урамыннан Дзержинский урамына кадәр),

Профессор Нужин урамы (Университет урамыннан алып Пушкин урамына кадәр),

Университет урамы (Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр),

Кремль урамы (Лобачевский урамыннан Университет урамына кадәр);

16.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр (кирәк булганда):

Ямашев проспекты (Мусин урамыннан алып Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә);

19.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр (кирәк булганда):

Сибгат Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Абдулла Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә).

Моннан тыш, 9-нчы майның 9.00 сәгатеннән 10-нчы майның 9.00 сәгатенә кадәр «Казан Арена» стадионы тирәсендә урап үтә торган юл хәрәкәте өчен ябык булачак.

Шулай ук 10-нчы май көнне 8.00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда чикләү кертелә:

Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман ур., Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр),

Кремль яр буе ур.,

Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр),

Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),

Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),

Правобулачная урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),

Сул як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),

цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.

Ә 10-нчы майның 1.00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнә:

Бондаренко урамы (Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә дә)

Волгоград урамы (Бондаренко урамыннан алып Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә)

Исегезгә төшерәбез, 9-нчы майда Казанда шәһәр җәмәгать транспорты җир өсте транспортының эш режимын 23.30, метрополитенның төн уртасына кадәр озынайтып, эш көне графигы буенча эшләячәк. Ә салют тәмамланганнан соң, Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларына уңайлы булсын өчен, шәһәрнең барлык районнарына махсус автобуслар эше оештырылачак, ә муниципаль парковкалар барлык бәйрәм көннәре дәвамында – 9-12 май көннәрендә бушлай эшләячәк. Май бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының эш графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк