А.Славутский: Журналистларны хөрмәт итәм, ләкин без тигез хокуклы булырга тиеш

В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры директоры – сәнгать җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Славутский республикадагы журналистика дәрәҗәсе һәм журналистлар турында парламентта әйткән тискәре фикерен “Татар-информ”га шәрехләде.

“Мин журналистларга һәрвакыт хөрмәт белән карадым. Ләкин без тигез хокуклы булырга тиеш, мин бервакытта да журналистлар алдында мескенләнмәдем, аларны һәрвакыт хөрмәт иттем. Шуңа күрә, минем фикеремчә, журналистлар алдында түбәнсенү – аларның үзләрен кимсетү була. Мин кешеләрнең килгәнен, үз фикерләрен белдергәнен яратам. Алар кабул итмәсәләр итмәсләр, кабул итмәү нормаль күренеш. Ләкин моны кеше кабул итәрлек итеп язарга кирәк, - дип белдерде ул. - Бу бит минем һөнәргә якын: мин эшлим, спектакльләр куям, минем артист эшли. Мин аңа шундый итеп әйтергә тиеш, ул шушы начарлыкны “йотып” җибәрерлек булсын. “Сине мунча бетен куган кебек пумала белән курга кирәк”, дип әйтсәм, моны кем кабул итсен инде? Бу бит мыскыл итү. Начар икәнен мыскыллаусыз гына да аңлатырга була. Бөтен мәгънә шунда. Журналистлар грамоталы, белемле кешеләр булырга тиешләр, үз фикерләрен, хәтта яхшы фикерләрне дә җиткерергә тиешләр. Максат белән чара турыдан туры бәйле. Мин бары тик шуның турында гына әйтәм. Мин һәрвакыт әйттем, без сезнең белән бер эш башкарабыз”.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
805
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
934
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1386
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1150
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
896
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1310
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
945
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы