Логотип
Хәбәрләр

«Аерылам ди…» – Иркә тамашачыларыннан киңәш сорый

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре гаять катлаулы мәсьәлә. Бу мөнәсәбәтләргә өченче кешенең катнашуы күп вакыт начар нәтиҗәләргә китерсә дә, җырчы Иркә тамашачыларына киңәш сорап мөрәҗәгать итә.

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре гаять катлаулы мәсьәлә. Бу мөнәсәбәтләргә өченче кешенең катнашуы күп вакыт начар нәтиҗәләргә китерсә дә, җырчы Иркә тамашачыларына киңәш сорап мөрәҗәгать итә.

Бер дус кызым шалтырата: «Киңәш бир әле Иркә, ди... Ике балабыз бар, ирем белән бик матур гына яшибез, 10 елдан артык, ди. Чәй эчәргә утыргач, иремнән сорарга булдым, ди. Матурым әйт әле, тик дөресен, син минем әниемне бик үз итмисен бугай? Ни генә булмасын, Дус кызым, уңай җавапка күбрәк өметләнгән күрәмсең. Ирнең жавабы: «Юк, яртмыйм мин синен әниеңне, күрә алмыйм! Карашлары, хәрәкәте, пешергән ризыклары, миңа биргән сораулары, барсын да яратмыйм», – дигән. Әнием намазда, тәмле ризыклар белән каршы ала, озата, балаларны ярата, ярдәм итә, ә яраткан ирем миңа бүген менә шулай ди...».

Елап шалтыратты. Үземчә тынычландырдым... Тик үземә сорау бирәм, аларның гайләсен әйбәт беләм бит, ире дә җайлы кеше дип беләм. Мин мондый нәтиҗә ясадым: бу сорауны бирергә кирәк булмагандыр бәлки, ничә еллар матур итеп яшиләр бит, яшәрләр иде тагын озак еллар, бу ир-атның гаебе дә юк кебек, хатынын-балаларын ярата, акча эшли һәм башкалар... «Аерылам, ди». Кызган баштан гына әйтелгән сүзләре булсын...

Дуслар, бу мәсьәләгә карата сезнең фикерегез ничек? Әлеге гаиләне саклап калу юллары бармы?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк