Логотип
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Алтын алка” спектаклен чыгарды.

Пьесаны, язучы Нәфикъ Яһудинның “Атлы казаклар” романына нигезләнеп, Айгөл Әхмәтгалиева язган. Куючы режиссёр – Олег Кинҗәгулов.

Алка һәм кылыч.

 

 

Күптән болай дөньямны онытып спектакль караганым булмаган икән. Үземдә шул уйны тотып алдым.  Матур мәхәббәт линиясе, урынлы юмор, дәртле җыр-биюләре белән генә түгел, моңа кадәр бер дә яктыртылмаган тема – татар казаклары тормышын күрсәтүе белән дә җәлеп итте “Алтын алка” спектакле. 

 “Атлы казаклар” әсәрен язучы А. Әхмәтгалиевага прозаик Марс Яһудин тәкъдим иткән. Аның төп теләге, әлбәттә инде, әтисе ядкярен сәхнәдә күрәсе килү. Спектакль – романның инсценировкасы түгел. Андагы геройларга, сюжет линиясенә нигезләнеп, өр-яңа әсәр туган. 

“Эшемне “Яңа татар пьесасы”на әзерләргә ниятләгән идем. Әмма, яза башлагач, иркенләп эшләнергә тиешлеген аңладым. Чөнки кайчандыр трилогия итеп язылган романның безнең көннәргә беренче бүлеге генә килеп җиткән, пьеса итеп эшләр өчен әле шактый күп материал тупларга кирәк иде. Узган ел безнең театр шушы проектны ТР Театр әһелләре берлеге грантына тәкъдим итеп, җиңеп чыкты, спектакль шул грантка куелды”, – дип сөйли Айгөл ханым. 

Спектакльгә әзерлек барышында, шактый җентекле эзләнүләр таләп ителә. Режиссёр белән бергәләп, Оренбургка барып архив документларын өйрәнәләр, язучының туган авылы – Саракташ районы Яңа Чиркас авылында, элек казак станицасы булган, Иләк районының данлыклы татар авылы Нижнеозёрноеда булалар. Шулай ук Оренбургта казаклар тормышын өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Владимир Семёнов белән танышып, спектакль чыкканчы элемтәдә тору да күп мәгълүмат туплау мөмкинлеге бирә. 

“Шушы сәфәрдән соң гына, театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Мадиярович белән, җиң сызганып дигәндәй, әсәргә ныклап тотындык. Әлеге спектакльне, данлыклы “Зәңгәр шәл” кебек, сәхнәне тутырып торган,  җыр-биюләргә бай булган классика итеп күрергә теләдек”, – ди пьесаның авторы.

 

Актёрлар

Еллар дәвамында сәхнәдән төшмәүче спектакльгә әверелерме “Алтын алка”, барысын да вакыт күрсәтер. Әмма аның премьера көннәрендә үк тамашачы мәхәббәтен яулавы хак. Спектакль, чыннан да, масштаблы.  Режиссёр әлеге спектакльгә бөтен труппаны диярлек – өлкәнрәк буын артистларны да, яшьләрне дә җәлеп иткән. Соңгы вакытта еш кына Олег Кинҗәгуловның төп рольләрне яшьләргә ышанып тапшыруы шаһитләре булырга туры килә.  Әле күптән түгел генә Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче” әсәре буенча куелган спектакльдә яшь актриса Алсу Сәгыйдуллина дебютын күргән идек. “Алтын алка”да баш рольләрне яшь артистлар Алинә Мохлисова һәм Илназ Гаффанов уйный. Илназны моңа кадәр фильмнарда күргәнебез булса да, Миңлебай роле аның Чаллы театрындагы беренче җитди роле, беренче сынау дип тә әйтергә буладыр. Алинә белән Илназ икесе дә рольләрен бик яхшы башкардылар. Гадәттә, яшьләрнең беренче рольләрендә еш күзәтелә торган артыгын уйнап җибәрү дә булмады. Гомумән, спектакльгә актёрлар составы шулхәтле уйлап, бик урынлы сайланган. Илфат Әскәров, Рафил Сәгъдуллин, Флүзә Касаева, Алсу Хәбетдинова, Рафик Каюмов кебек театрның әйдәп баручы артистлары сәхнәдә үзләре бер атмосфера тудыра. Шул атмосфера яшьләрне дә бөтереп ала һәм барысы да тулы бер организмга әверелә. 

Спектакльнең зур яңалыгы дип,  Хисами ролен  Татарстанның халык артисты Равил Галиев башкаруны атарга буладыр. Башта мин ул уйнаячак роль җырлы рольдер дип фаразлаган идем.  Юк, геройның аерым җырлары булмады. Элекке әңгәмәләреннән  Р. Галиевның театр артистларына бик кызыгып яшәве турында беләм.  Әмма ул үзен кайчан да булса  профессиональ театрга чакырырлар дип башына да китермәгән.  Режиссёр җырчының  зур хыялын чынга ашырган булып чыга. 

Спектакльнең уңышында рәссам Ләйсән Хөсәенованың, хореограф Наил Соловьёвның, хормейстер Әнәс Фәйрушинның да роле зур. Сәхнәдән бик күп матур күмәк җырлар яңгырады. Алар пьесаның эчтәлеген тагын да баетты. Җыр сүзләрен дә А. Әхмәтгалиева язган, музыкаль бизәлеш – композитор Гөлназ Закированыкы. 

 

Чын казачи нинди була?

Спектакльдә вакыйгалар 20нче йөз башында Оренбург өлкәсендә бара. Тамашачы, геройларның шәхси язмышы  аша,  бу чорда илдә барган сәяси тормыш, иҗтимагый вакыйгаларны күзәтә.

“Казаклыкка язылсагыз, җир бирәбез, дин иреге була, мәчетләр салырга да рөхсәт дигәч, безнең бабайлар Казан артыннан ук кубарылып килгәннәр. Кара әле Ырынбур ягында ничаклы татар авыллары”, – дип сөйли казак Хисами.  Император указы белән бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.  Казачилар язмышы да нәсел дәвамчысы булып ике улы үсеп җиткән Хисами гаиләсе мисалында күрсәтелә. 

Хисами тасвирлавында чын казачиның  “көмеш кашлы ияре, җиз саплы камчысы, чуклы йөгәннәре белән чуклы аты, бүресен дә, куянын да тота торган озын танаулы эте, шуның өстенә тормыш итүеңнең дә рәте-башы булырга тиеш”. Тик, кызганыч, ул үзе боларның берсе белән дә мактана алмый. Ул чын казак бурычын  ир балалар үстереп, аларны чын ил сакчылары итеп тәрбияләве белән генә үти.  “Ил сакчылары сез дим, йөземә кызыллык китермәскә кушам”, – ди казак улларына. 

Шул ук вакытта, без ватанпәрвәр, горур Хисаминың җәмгыять кануннары алдында көчсез булуын да күрәбез. Баласын хәрби хезмәткә әзерләү өчен казнага акча күчереп бара алмавы сәбәпле, аның олы улы Миңлебай Муллагали байда ялчы булып хезмәт итәргә мәҗбүр. 

 

Төп идея

Минемчә, туган илеңә, гаиләңә тугрылык хисләре белән сугарылган әлеге спектакльнең нәкъ менә хәзер, шушы кыйммәтләр шактый какшаган вазгыятьтә чыгуы да бик актуаль.  

Ватан сагында тору – гомер-гомергә ир-егетләр өчен җаваплы һәм мактаулы эш булып саналган. Чын ир-егет, туган иленең сакчысы нинди булырга тиеш соң? Әлеге сорауга җавапны без Миңлебай образы аша эзлибез.  Миңлебай – берничә буын казаклар тәрбияләнгән авылда туып-үскән, шул мохиттә яшәп, балачактан чын казак булырга хыялланган егет. Нинди шартларда да туган ил, туган туфрак белән горурлану, үткәннәргә,  ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә борылып карап, йолаларга тугры калу, үз илеңнең чын сакчысы булу –  аның төп бурычы. Ә инде туры юлдан тайпылдырырга тырышучылар, явыз бәндәләр ул заманнарда да, хәзер дә бар һәм булачак. “Дөньяны синең кебек кешеләр болгата да, шуның бөтен авырлыгы гади халык җилкәсенә төшә”, – ди Петлюкка ялчы Акмырза агай. Андыйларның коткысына бирелмичә, әти-әниләре, әби-бабалары, туган иле, сөйгән яры хакына Миңлебай калкан булып басарга,  тоткан кыйбласына тугры булып калырга тиеш. Моның өчен аңа шактый катлаулы юл узарга туры килә. 

 

Гореф-гадәтләр

Татар казаклары туган телне һәм дини  традицияләрне саклап яшәгәннәр. Спектакльдә төрле йолалар, татар тормышының аерылгысыз өлеше булган гореф-гадәтләрне күрсәткән дәлилләр шактый. 

Мәсәлән, Миңлебайның инде кече яшьтән колагы тешләтелгән сөйгән кызы бар. Бу төрки халыкларда элек-электән килә торган йола. Кияү каршылау, никах укыту, кияү пилмәне ясау, кияү мунчасы кебек күмәк сәхнәләрдә дә гореф-гадәтләрнең бөтен матурлыгы чагыла. 

 

Татар хатын-кызы

Төп героиня Мәрьям – горур, баш имәс, әмма мәхәббәте, гаиләсе, киләчәк тыныч тормышы хисабына көрәшергә әзер булган татар хатын-кызы үрнәге. Ул мәхәббәте хакына барысына да әзер. 

Әйе, ул ирләрчә фикер йөртми. Аның теләге, дөньядагы бик күп хатын-кызларныкы кебек үк гап-гади – тыныч тормышта, сөйгәне янәшәсендә яшәү, әни булу бәхетен татып карау.  

“Җир йөзендә мәхәббәт булганда без бәхетсезмени? Баш өстемдә түбә, учагымда ут булса, өйдә бишек тибрәлсә, син елмаеп кайтып кергәндә, мин синең кочагыңа сарылсам –  шушы бәхет түгелмени? Нигә ялган ялтыравыкка алданып, мәхәббәтебезне җимерергә?” – дип илерә ул. 

 

Мәхәббәт

Спектакльдә алтын кылыч – көрәшкә, туган илең хакына көрәшкә өндәү билгесе. Ә алтын алка – мәхәббәт һәм тугрылык символы. 

Нәкъ җырдагыча:

 Алтын алка сына, диләр –

Сынмый да, бөгелми дә.

Яшьлектәге саф мәхәббәт

Сүнми дә, сүрелми дә.

Ахырдан Миңлебай сайлау алдында кала. Ялган ялтыравыкка кызыгып, дөньяны астын-өскә үзгәртү юлына басаргамы? Әллә инде кечкенәдән сөйгән Мәрьяменә, ата-бабалары үткән юлга тугры калыргамы?  

Мәхәббәтнең көче чиксез. Мәхәббәте Миңлебайга дөрес юл сайларга ярдәм итә. Спекталь ахырында Мәрьям белән Миңлебайның барлык киртәләрне уңышлы узып, бергә калуларын күзәттек, озаклап алкышладык.

Шушы чор рухын искиткеч яхшы чагылдырган “Алтын алка” озын гомерле, Чаллы театры тарихы битләрендә уелып калырлык спектакль булсын иде.

 

Гөлназ Хәбибуллина

 

Фотолар – Чаллы татар дәүләт драма театры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021