Логотип
Хәбәрләр

Аида Гарифуллина Американың «Хәерле иртә, Америка» тапшыруында чыгыш ясады

Татар опера җырчысы Аида Гарифуллина Американың ABС телеканалындагы «Good morning America» (Хәерле иртә, Америка) тапшыруында тәүге тапкыр чыгыш ясады һәм Метрополитан-опера пианисты Брайан Вагорн акк...

Татар опера җырчысы Аида Гарифуллина Американың ABС телеканалындагы «Good morning America» (Хәерле иртә, Америка) тапшыруында тәүге тапкыр чыгыш ясады һәм Метрополитан-опера пианисты Брайан Вагорн аккомпанементында Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсыннан Джульетта вальсын башкарды.

Тапшыруның алып баручысы журналист Джордж Стефанопулос Аида Гарифуллинаны футбол буенча үткән дөнья чемпионатындагы чыгышында караганнарын әйтә. «Мин Аида Гарифуллинаның итальян җырчысы Андреа Бочелли белән дә җырлаганын тыңладым. Һәм, ниһаять, Аида безнең тапшыруда да тәүге тапкыр чыгыш ясый»,  диде ул.

Аида Гарифуллина Инстаграм битендә Америка телевиденисендә чыгыш ясавын уңышлы үтте дип бәяләгән. «Хәзер инде йокыны туйдырсаң да була. Иртә таңнан чыгыш ясаган юк иде әле, әмма миңа бик тә ошады», - дип язган ул.

Аида Гарифуллина 30 гыйнварда Нью-Йоркның Метрополитан-опера театры сәхнәсендә Моцартның «Дон Жуан» операсында Церлина партиясен башкарачак. Шул ук операда Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков та җырлар дип көтелә. Аида сүзләренчә, әлеге опера театры дөньяның иң яхшы театрларыннан санала.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк