Айдар Сөләйманов татар теле аша төрки халыклар белән җиңел аралашуын әйтте

Айдар Сөләйманов «Россия-Культура» каналының «Шаболовка, 37» музыкаль тапшыруында катнашты.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов федераль каналда чыккан музыкаль тапшыруда татар теле аша бөтен төрки дөнья белән аралаша алуын әйтте. Бу хакта ул «Россия-Культура» каналының «Шаболовка, 37» телетапшыруының кунагы буларак сөйләде.

Айдар Сөләйманов тапшыруда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды. Татар җыры белән дөнья буйлап гастрольләрдә булуы турында сөйләде. “Якутиядә булганда, әйтик, мин саха халкы белән татарча сөйләшәм һәм аларның саха телен дә яхшы аңлыйм. Чөнки алар төрки телләр төркеменә керә дип ачыклык кертте ул әлеге тапшыруның алып баручысы Вадим Эйленкригның сорауларына җавап биреп.

«Шаболовка, 37» - джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова белән бергә, әлеге тапшыруда “Үзгәреш җиле” фестиваленең даими катнашучылар буларак тәкъдим ителделәр.

 

Чыганак: Татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
267
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы