Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Бу аудиториядән башка ничек яшәгәнмендер»...

Айгөл Бариева Инстаграм социаль челтәрендә 2015 елдан бирле утыра. Әмма хәтерләгән кешеләр беләдер, җырчы дусларына һәркемне дә өстәми иде, үзе әйтмешли: «бары тик белгән кешеләрне генә». Бервакыт җыр...

Айгөл Бариева Инстаграм социаль челтәрендә 2015 елдан бирле утыра. Әмма хәтерләгән кешеләр беләдер, җырчы дусларына һәркемне дә өстәми иде, үзе әйтмешли: «бары тик белгән кешеләрне генә». Бервакыт җырчыга халык белән аралашырга кирәк дигән киңәш бирәләр. Күп тә үтми, Айгөл Бариеваның сәхифәсенә теләгән һәркем языла ала башлый.

«Бу Инстаграм белән минем бөтен тормышым үзгәрде. Мин бу аудиториядән башка ничек яшәгәнмендер, белмим. Сезнең белән шундый күңелле икән! Инстаграмда турыдан-туры аралашып, бар нәрсәне белеп була. Мин язылучылардан башка яши алмыйм. Берничә көн туры эфирга чыкмасам, инде эзли башлыйлар. Минем сездән серләрем юк, барлык яңалык белән дә бүлешергә тырышам», ‒ дип уртаклашты җырчы.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк