Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Таңга кадәр егетләр белән утырулар да булды»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы, “Кызлар Пати” клубына нигез салучы Айгөл Бариева үзенең “Бул гына” дип аталган иҗат кичәсен уздырды.   “Казанда тусам да, минем яшьлегем, балачагым авылда үт...

Татарстанның атказанган артисты, җырчы, “Кызлар Пати” клубына нигез салучы Айгөл Бариева үзенең “Бул гына” дип аталган иҗат кичәсен уздырды.

 

“Казанда тусам да, минем яшьлегем, балачагым авылда үтте. Мин бар эшне дә эшләдем: сыер да саудым, көтү дә көттем, кырда чөгендер дә эшкәрттем, таңга кадәр егетләр белән дә утырулар – барысы да булды. Мин бик бәхетле. Чынлап! Чөнки болар бит хәзерге заман яшьләренә эләкми. Бу – иң матур чор булгандыр дип уйлыйм.

Мин үземне җырчы дип хис итмәдем, һәрвакыт киноактриса буласым килде, үземне экранда, кино өлкәсендә күрә идем. Мәскәүдә укырга зур хыялым бар иде, әмма әти белән әни каршы чыкты. Геннар булгач, барыбер, үзенекен итте: сәнгать юлыннан киттем. Үлгәнче шуның белән шөгыльләнермен дип уйлыйм, Алла теләсә”, - дип сөйләде Айгөл Бариева.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк