Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау – Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәминистр татар эстрадасы мәсьәләсенә дә тукталды.
“Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса – җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш – талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм”, - диде министр.
Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.
Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.
Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте