Логотип
Хәбәрләр

Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды. Бу...

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сибгатуллин Айрат Миңнемулла улын, пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә, үз теләге белән Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан азат итәргә”, - диелгән республика башлыгы боерыгында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.

Айрат Сибагатуллин төбәкнең Мәдәният министрлыгын 2011 елдан бирле җитәкләде.

татар-информ

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк