Логотип
Хәбәрләр

«Алар бездә йөздән артык!»

Кызганыч ки, балаларының әниләре белән алдагы тормышын корырга теләмәде Тимур. Хәзер инде шактый үсеп җиткән кызы Алиса белән еш кына җылы якларга ял итәргә баручы артист үзе белән яңадан-яңа кызлар ияртеп бара.

Рус эстрадасы артисты Тиматиның татар егете Тимур Юнысов икәнен күпләребез белә. Җырчының иҗаты да, шәхси тормышы да һәрвакыт җәмәгатьчелекнең күз алдында. Беренче хатыныннан Тимурның кызы Алиса үсеп килә, икенче сөйгән яры җырчыга малай бүләк итте, артист аңа яшьли үлгән дусты хөрмәтенә Ратмир дип исем кушты.

Кызганыч ки, балаларының әниләре белән алдагы тормышын корырга теләмәде Тимур. Хәзер инде шактый үсеп җиткән кызы Алиса белән еш кына җылы якларга ял итәргә баручы артист үзе белән яңадан-яңа кызлар ияртеп бара. Тимурның яңа «мәхәббәтләре»нең күп булуы тамашачыларны борчуга салган. Кызы Алисадан да уңайсызланмый бит әти кеше. Бу юлы ял итәргә Тимур әнисе Симона, кызы Алиса һәм 19 яшьлек сөяркәсе белән барган.

Әнисе дә Тимурның еш алышынып торган хатын-кызларына ияләшкән булса кирәк. «Алисаның әтисенең шәхси тормышына караганда да кызыграк шөгыльләре бар. Алиса ул кызларга нинди дә булса игътибар бирә дип уйламагыз, алар бездә йөздән артык!» ‒ дип җавап бирә Симона улын җавапсызлыкта гаепләгән тамашачыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк