Логотип
Хәбәрләр

Алия Карачурина Казанның кайсы җиреннән квартира алырга җыена

Җырчы Алия Карачуринаның шәхси тормышы белән кызыксынучылар күп. Ул актив рәвештә инстаграмын алып бара, аңа күп сораулар бирәләр. Ләкин ул шәхси сорауларга җавап бирергә яратмый. Ә менә калаганнарына...

Җырчы Алия Карачуринаның шәхси тормышы белән кызыксынучылар күп. Ул актив рәвештә инстаграмын алып бара, аңа күп сораулар бирәләр. Ләкин ул шәхси сорауларга җавап бирергә яратмый. Ә менә калаганнарына бик теләп. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

  • Чәчләрегезне ничек карыйсыз?
  • Мин чәчләрем сәламәт булсын өчен витаминнар эчәм. Шулай ук шампунь, маскаларны алыштырып торам.
  • Сез хатын-кызлар арасындагы дуслыкка ышанасызмы?
  • Әйбәт сорау. Әлбәттә, ышанам. Ләкин еллар үткән саен, дус кызлар берничә генә булырга тиеш дигән фикергә киләм. Дус кыз тыңлый белергә, һәр ситуациядә дә таяныч булырга, аралар ерак булса да якында булырга тиеш. Шулай ук ул уңышларыңнан көнләшмәскә тиеш. Дустыңа иң яшерен сереңне дә курыкмыйча сөйләргә була.
  • Сине бәхетле итәчәк 3 әйбер?
  • Якыннарымнан берәр яхшы хәбәр. Яраткан кешемнең минем турында кайгыртуы. Шулай ук минем тамашачыларым, язылучыларым.
  • Концертка килгән тамашачыларны хәтердә калдырасызмы?
  • Әйе дисәм дә була.
  • Концерттан соң чәчәкләрне ни эшләтәсез?
  • Үзебез белән гостиницага алып кайтабыз.
  • Ничек үзегезне формада тотасыз?
  • Берничек тә. Ашыйсы килгән әйберләремне ашыйм.
  • Казанның кайсы җиреннән квартира алыр идегез?
  • Шәһәр читендә. Яңа районда.

Автор: Г.Шарапова

Фото: aliya_karachurina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк