Логотип
Хәбәрләр

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина бергәме? Соңгы арада бу сорауны бик еш ишетергә туры килә. Ә без исә, Алияне «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырып, күпләрне борчыган сорауга да җавап табарга тырыштык, иҗаттагы, тормышындагы яңалыкларын барладык.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина бергәме? Соңгы арада бу сорауны бик еш ишетергә туры килә. Ә без исә, Алияне «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырып, күпләрне борчыган сорауга да җавап табарга тырыштык, иҗаттагы, тормышындагы яңалыкларын барладык.

– Ни хәл?  

– Аллага шөкер, барысы да яхшы. Әллә ни зур яңалыкларым юк. Җәем яңа сезонга әзерләнеп үтә. Яңа матур җырлар яздырабыз. Шуңа да күбрәк Казанда мин. Быел Сабан туйларында да шактый чыгыш ясарга туры килде. Кыскасы, тик тормадык.

– Яңа сезон башланырга да күп калмады. Быел тамашачыны янә үз концертың белән сөендерергә ниятлисеңме?

– Яңа сезонга ниятләрем башка төрлерәк. Әлегә үз концертым белән гастрольләргә чыгарга җыенмыйм. «Минем концерт куясым, гастрольләргә чыгасым килә», – дип кенә эшләнә торган эш түгел шул ул. Үз концертыңны тиешле дәрәҗәдә кую өчен бик зур тырышлык кирәк. Мин моңа бик җитди карыйм. Быел да яңа сезонны Ришатның (җырчы Ришат Төхвәтуллин. – Ред.) төркеме белән башлармын дип торам.

– Ришат белән мөнәсәбәтләрегез турында сорау бирми калсам, укучыларыбыз кичермәс. Сезнең турыда кабаттан сүзләр йөри. Чыннан да, сөйләрлек сәбәп булдымы?  Әллә бу – «Инстаграм»да таралган «утсыз төтен»нәрнең берсеме?

– Сөйләрлек сәбәп гел бар инде ул, көн дә диярлек бирәләр бу сорауны. Ләкин мин шәхси тормышымны беркайчан «Инстаграм» аша күрсәткәнем булмады. Шәхси тормыш – шәхси инде ул, нинди генә сораулар бирсәләр дә, җавабым шул. Кеше үзе тели икән – сөйли, теләмәсә – юк. Мин менә сөйләмим һәм әлегә теләгем дә юк. Ришат белән булсынмы ул, башка  кеше беләнме…

– Мондый имеш-мимешләргә каршы «иммунитет»ың бардыр инде синең?

– Әлбәттә, сораулар күп һәм даими булгач, ияләнеп беттем инде. Кемдер безнең мөнәсәбәтләр, киләчәгебез өчен борчылып яза, «төшкә керә башладыгыз» диючләр дә бар. Кемдер көнләшеп, миңа ачу белән яза. Ни генә дисәләр дә, ямьсез сүзләр белән җавап кайтарганым булмады. Матур итеп, җайлап кына җавап биргәч, гафу үтенүчеләр дә була.

Тулырак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк