Алма бәлеше

Өч яшьлек Әминә әтисе-әнисе белән кибеттә йөри. Кунаклар килер алдыннан әнисе өстәл кирәк-ярагын кайгырта. «Тәәәк, яшелчә, җиләк-җимеше булды, чикләвекләр алдык, соклар, каклар... Кәнфитләрнең менә бу төрен алыйк, ‒ дип сөйләнә әнисе. ‒ Нинди торт-бәлешләр алырга икән соң? Лимонныкын алыйм да, алма бәлеше алыйм булмаса...» Тележкада утырган Әминә кисәк дертләп кеткелдәргә керешә: «Әнием, син нәрсә сөйлисең индеее? Нинди алма бәлеше булсын ди бу? Бу бит ‒ пиВог. Ә алма бәлеше бит ул мин ‒ Әминә!» Әнисе дә бик теләп Әминәнең көлүенә кушыла ‒ йөрәк парәм, алма бәлешем, дип сөйгәч шул инде ул! Кибеттә пиВоглар гына сатыла ул, ә алма бәлеше... Алма бәлеше Әминәнең әнисендә генә ул!
Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
4 гыйнвар 2021 - 16:27
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан