Логотип
Хәбәрләр

Алман язучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен җыентык итеп бастырырга җыена

Алман язучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен җыентык итеп бастырырга ниятли. Китапта әдипнең шәхси фотографияләре, гарәпчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләре урын алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ге...

Алман язучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен җыентык итеп бастырырга ниятли. Китапта әдипнең шәхси фотографияләре, гарәпчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләре урын алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Германиянең Кавказны өйрәнү, татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (IКАТАТ) директоры, галим Мисте Хотопп-Рике хәбәр итте.

«Нәби Дәүли - күренекле шагыйрь, шуңа күрә аның иҗатын һәм исемен мәңгеләштерергә телибез. Тоткында булган шагыйрьнең шигырьләре тәрҗемә ителмәгән. Шуңа күрә аның шигырьләрен гарәп теленә тәрҗемә итеп, яңа китап чыгарырга планлаштырабыз. Китапта әдипнең шәхси фотографияләре дә булачак. Шагыйрьнең кызы Гөлфия Дәүләтшина бик зур ярдәм күрсәтә, аның белән аралашып торабыз. Күптән түгел генә шагыйрьнең «Уйна, кызым» шигыре гарәпчәгә тәрҗемә ителде, аның аудио варианты да бар. Китап чыгару җиңел эш түгел, ул күп вакытны ала. Шуңа күрә кайчан әзер булачагын төгәл генә әйтә алмыйм. Тарихчылар, танылган каллиграфия осталары белән эшлибез. Казанда узган «Җәлил укулары»нда катнаша алуыма горурланам. «Ике диктатура арасында мәдәниятара белем бирүдә нигез буларак Муса Җәлил һәм Нәби Дәүли мирасы» дип аталган доклад белән чыгыш ясадым. Минемчә, әлеге әдипләрнең иҗаты һәм тормыш юлы яшьләр өчен гыйбрәтле», - диде ул.

Алман галиме Казанда Нәби Дәүлине һәрвакыт искә алуларын әйтте. «Казан Кремлендә интерактив күргәзмәдә аның исеме бар, Казандагы бер урам, туган ягы Әлки районында, Базарлы Матак гимназиясе аның исемен йөртә», - диде ул.

Мисте Хотопп-Рике Нәби Дәүлинең «Уйна, кызым» шигыренә атап язылган каллиграфияне дә күрсәтте. Рәсемгә шигырьдән бер өзекне танылган каллиграфия остасы Иман Шабан төшергән.

татар-информ

Ләйлә Хәкимова

Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк