Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Борһанов: «Хәзерге драматурглар катлаулы әсәр язарга, бер әсәр язып, бөек булырга тырыша – безнең драматургиянең фаҗигасе шунда»

Алмаз Борһанов күпләр өчен «Хуш, авылым»нан соң «ачылды». Тик яшь актерның театр дөньясына килеп кергәнче, эретеп ябыштыручы булып эшләвен, Салават Фәтхетдинов канаты астында укырга теләвен белмәгәнсездер әле. Бар серләрне дә ачып бетермим – Алмаз үзе сөйләр.

Алмаз Борһанов күпләр өчен «Хуш, авылым»нан соң «ачылды». Тик яшь актерның театр дөньясына килеп кергәнче, эретеп ябыштыручы булып эшләвен, Салават Фәтхетдинов канаты астында укырга теләвен белмәгәнсездер әле. Бар серләрне дә ачып бетермим – Алмаз үзе сөйләр.

– Алмаз, хәлләрең ничек?

– Дөресен генә әйткәндә, йокым килә, ләкин бер сәгатьтән спектакльдә катнашасы бар, шуңа әзерләнәм әле. Яңалыклар юк кебек – әлегә яңа проектларда катнашмый торам. Шушы араларда дүрт премьера – «Өйләнәм», «Сагынырсызмы?», «Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакльләрен чыгардык, хәзер бераз ял итәсем килә.

Сәнгатьтәге Алмаз Борһанов

– «Хуш, авылым»га тукталыйк әле. Документаль спектакль форматы үзеңә ошадымы?

– Башта мин бу яңалыкка кискен карадым. Белмәгән, күрмәгән әйбер бит. Аннан Айдар белән (режиссер Айдар Җәббаров. – Ред.) авылларга чыга башлагач, геройларыбыз белән танышкач, җиң сызганып, эшкә керештек.

– Кайсы героең якынрак?

– Сөләйман абый. Ул бер авылда бер ялгызы калган. Мин аңа кеше буларак бик сокланып карадым, чөнки ул зур шәһәрне ташлап, үзе туган авылга кайтырга батырчылык иткән. Гәрчә ул кайтканда авылы инде булмаса да. Сөләйман абый авылын яшәтә алган. Тик хәзер ул да, авылы да исән түгел инде.

– Син дә, аның кебек, авылга кайтып китә алыр идеңме?

–  Театрда эшләмәгән булсам, әйе.

– Ә театрда эшләмәгән булсаң, кем булыр идең?

– Белемнәрем җитәрлек үзе. Мәктәпне тәмамлагач, мин эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Башлангыч сыйныфларда музыка да укыта алам. Массажист булып та эшли алам. Театрда эшли башлаганчы, эретеп ябыштыручы идем. Вакыт-вакыт туйлар алып барып, җырлап та йөрдем. Танышу сайтында бер кыз белән аралаша башладык та, юлларым мине Лениногорскидан Казанга алып килде. Ул миңа югары белем алырга киңәш итте. Монда килгәч, Салават Фәтхетдинов курсына кереп карадым, булмады. Инде кайтып китәм генә дигәндә, Салават абый мине Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрде. Ул вакытта мин аның кем икәнен белми дә идем…

– Шул вакытта җырчы һөнәрен алсаң, бүгенге татар эстрадасы «дөньясы»нда кайный алыр идеңме?

– Юк. Эстрада бүлеген тәмамлаган булсам, үз-үземне күрә алмаслык дәрәҗәгә җитәр идем. Мин хәзерге рус һәм татар эстрадасын, гомумән, тыңламыйм һәм бөтенләй кабул итмим. Илһам Шакиров, Клара Хәйретдинова, Хәйдәр Бигичев, Нәфисә Василова – менә аларда культура булган, алар якын миңа. Җырчының укымышлы, белемле булуы сәхнәгә чыгып басу белән күренә. Аны тамашачы тоя. Ә хәзерге җырчыларны популярлык һәм акча әйдәп бара. Культура мәсьәләсе бик аксый.

– Актерларның да бу мәсьәләдә «шомартыр» урыннары бар кебек. Үзең китап укырга яратасыңмы?

– Актер үз өстендә эшләүдән туктаса, актер буларак үлә башлый. Мин укыганда «китап корты» идем. Фәрит абый бераз тыйды. Хәзер күбесенчә файдалы китаплар укыйм. Мәсәлән, хәзер Георгий Гурджиевның «Рассказы Вельзевула своему внуку», Олег Кудряшовның «Пушкин – режиссер», Николай Демидовның «Школа актерской индивидуальности» әсәрләрен укыйм. Татарчамны шомартыр өчен Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевне укыйм.

– Хәзерге татар драматургиясенә нинди бәя бирер идең?

– Хәзерге драматурглар (алай дип әйтергә яраса) катлаулы әсәр язарга, бер әсәр язып, бөек булырга тырыша – безнең драматургиянең фаҗигасе шунда. Бөек әйберне язар өчен дә, уйнар өчен дә гадиеннән башларга кирәк. Драматургларның аппетитлары зур, ләкин тәҗрибәләре юк.

  • Татар теленең киләчәген нинди итеп күрәсең?

– Минемчә, татар теле үзенең сафлыгын югалтачак. Күпчелек татарча дөрес сөйләшми. Русча уйлый, җөмләләрне дә татар теле кагыйдәләрен бозып төзи. Татар теле, гомумән, катлаулы тел ул. Әмма көндәлек тормышта да дөрес итеп сөйләшсәк, татар телен гел ишетеп торсак, шомарырга була. Ләкин театрда, телевидениедә һәм башка чараларда кеше дөрес сөйләм ишетмәсә, ул аны, дөрес дип кабул итеп, үзе дә шулай сөйләшә башлаячак. Иң беренче чиратта, сәнгать кешеләренә дөрес, камил итеп сөйләшергә өйрәнергә кирәк.

Тормыштагы Алмаз

– Театр дөньясында нинди булуыңны аңладык, ә тормышта нинди кеше син?

– Бик оялчан. Кешеләргә бик озак күнегәм, ә бер күнексәм…

– Ә бу оялчанлык сәхнәдә комачауламыймы?

– Юк, сәхнәгә Алмаз чыкмый, сәхнәгә башка персонаж чыга бит. Мин бу ике тормышны бик аерам.

– Тормыш иптәшеңнең иҗат кешесе булуын теләр идеңме?

– Юк. Мин кешене һөнәренә карап сайламас идем, ләкин иҗат кешеләре бу очракта, һичшиксез, искәрмә.

– Нинди кимчелекләрең бар дип уйлыйсың?

– Мин оялчан, интроверт һәм перфекционист. Болар тормышта бик комачаулый. Соңгысына бер мисал: сәхнәдә импровизация дигән әйбер бар инде, әмма ул барыбер режиссер куйган кысадан чыкмаска тиеш. Мин, башкаларның кирәгеннән дә катырак арттырганын күреп, борчыла башлыйм, эчтәге җеннәрем кайный.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Фотолар Татар-информ һәм Г.Камал театры сайтларыннан алынды
Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк