Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Менә ул көн килеп җитте!»

Җырчы һәм суз остасы Алмаз Мирзаянов узенең инстаграмында бәрәңге саклау ысулы белән уртаклашты. Әлеге ысул хакында күп кеше белмәгән икән.

Җырчы һәм суз остасы Алмаз Мирзаянов узенең инстаграмында бәрәңге саклау ысулы белән уртаклашты. Әлеге ысул хакында күп кеше белмәгән икән.

«Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде! Менә ул көн килеп җитте! Безнең авылда да бәрәңге чыгардык! Су бер почмагына гына кергән бераз, калганы тәртип!» – дип яза Алмаз.

Бу хакта тулырак Алмаз комментарийларда да җавап биргән: «Бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм кырларына яхшылап салам түшәп капчыклап бәрәңгене салалар (элек капчыксыз сала идек). Өстенә дә салам түшәп җирне өеп күмеп куялар! Бик салкын кышларда да сирәк өши иде бугай, чөнки, кар бик күп була иде. Иң мөһиме су кермәсен. Кар базы бар, анда кормовой чөгендер була иде гадәттә».

«Кызык, беренче ишетәм. Бу мескен бәрәңгене күм, казып чыгар, аннары тагын казы да, тагын күм»; «Беренче күрәм җирне казып, бәрәңге салганны... Шаккатмалы», дип яза Алмазның укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк