Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаяновны Башкортстанда алдаганнар

Нәфис сүз остасы һәм җырчы Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан районнары буенча гастрольләр белән йөри. 4 ноябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында артист алтмыш тамашачыга концерт куйган. Әмм...

Нәфис сүз остасы һәм җырчы Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан районнары буенча гастрольләр белән йөри. 4 ноябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында артист алтмыш тамашачыга концерт куйган. Әмма, концертка килер алдыннан оештыручылар Алмазга егерме билет кына сатылган, дип хәбәр иткән булганнар.

Тик чын артист кешегә аз халык булу концертка бармау өчен һич сәбәп түгел, артист тамашачыларына яңа программа тәкъдим ителәчәген белдереп, юлга чыгып китә. Һәм килешенә артистны шатлыклы яңалык көтә - 20 кеше урынына 60 тамашачы! «Информацион ярдәм күрсәткән дусларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төркемебезнең артистларына һәм хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зур рәхмәт», - дип яза артист Инстаграм тасмасында.

Комментарийларда тамашачылар Алмазга мактау сүзләре калдырган һәм алдагы концертларында тулы заллар теләп калганнар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @almazinde

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ел фасыллары күчешендәге атмосфера булды бүгенге программада. Узган сезонның иң тәмле өлешләре белән саубуллашып, яңасына төрле ингредиентлар барлый башладык. Яңа программа үзен беренче тапкыр свиданиегә килгән кебегрәк хис итә әле? Мондый тамашачылар булганда җайланыр әле, Алла бирса! ? 12нче ноябрьдән Балык Бистәсендәге концертыбызда тулаем яңарыр дигән өмет бар ??? 20 билет сатылган дигән хәбәр белән чыгып киткән идек бүген иртән. 60 булып куйдылар! Аллага шөкер! Информацион ярдәм күрсәткән дусларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төркемебезнең артистларына һәм хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зуууур рәхмәт ? 5 ноябрь Дүртөйле, 6 ноябрь Чакмагыш, 11 ноябрь Туймазы

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк