Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаяновның хатыны авырлымы?

Күптән түгел Алмаз Мирзаянов сөйгән кызы Зөлфирә Шәйдуллина белән гаилә кордылар. Кичә Зөлфирә инстаграмына хастаханәдә төшкән фото урнаштырды.  Укучылар арасында имеш-мимеш йөри башлады. Кайберәүләр,...

Күптән түгел Алмаз Мирзаянов сөйгән кызы Зөлфирә Шәйдуллина белән гаилә кордылар. Кичә Зөлфирә инстаграмына хастаханәдә төшкән фото урнаштырды.  Укучылар арасында имеш-мимеш йөри башлады. Кайберәүләр, хәтта, аны саклануда ята дип фаразладылар. 

Бу сүзләргә түзә алмыйча Алмаз җавап кайтарды: «Зөлфирәм никахка ике көн кала егылып аягын җәрәхәтләндерде. Табиблар, гади генә ушиб дип кайтарып җибәрсәләр дә, аягы бик сызлады, авыртты, зууур шеш барлыкка килде. Никахта да, концертта да ых та итмәде матурым. Сабыр ул! Бер уйлап карасаң, тән сызлавына караганда кеше сүзе ныграк авырттыра. Бер атна эчендә сохранениегә яталар мени соң ул? Алай булса да, андый әйберне бөтен кеше каршында сорыйлармы инде?». Җырчы хатыны хакында борчылмаска куша, әмма сүзләрне бераз чамалап язарга сорый.  

Зөлфирә үзе дә күп көттермәде, бу хакта пост язды.  Анда ул соңгы көннәрдә булган хәлләр турында сөйләп бирде. Билгеле булганча, табибларның җавапсызлыгы аркасында җырчыга операция кирәк булып чыкты. «7нче городская больницага хәм травмотология булегендә эшләуче хәр табибка рәхмәт әйтәсем килә! РКБ больницасында кешенең сәләмәтлегенә шулай тозсыз карауга шак каттым! Алла сакласын! Кем белә бит, сызлауга чыдап компресс кына куеп яткан булсам нәрсәләр булып бетәсен», – дип язды ул.

Зөлфирәгә исәнлек-саулык теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көннәр! Теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Кичә инстаграмга кереп сезнең сорауларга җавап биреп булмады, гафу. Матурым @almazinde сезгә язып, анлаткан да шул арада? Мәрхум әти әйтәдер иде, этнең эше булмаса кукәен ялый дип??‍♀️ Менә минем дә төн җиткәч дуслар белән велосипедта йөрисем килде. Борылышта сул ягым белән яхшы гына ягылдым. Икенче көнгә Казанда рентгент ясаттык. Бар да тәртип, ушиб кына дип кайтардылар. Шул сөенечтән Аллага шөкер, бер җирем дә сынмаган дип, никахка әзерләнеп, концертлар куеп, эшләрне карап берничә көн утеп тә китте?? Иртәгә Җәлилдә концерт буласы кичне аягым букән булып шеште. Иртән матурым белән РКБга чаптык, бар да тәртип копмресс куегыз, утәчәк дип кайтарып җибәрделәр? Инде яңадан сөенеп концертка киттек. Аякның сызлавына чыдый алмый башлагач, дуслар☝? аркылы тикшеренергә килдем. Суктеләр! Ятгыздылар, ярдылар, гематоманы алдылар. 7нче городская больницага хәм травмотология булегендә эшләуче хәр табибка рәхмәт әйтәсем килә! РКБ больницасында кешенең сәләмәтлегенә шулай тозсыз карауга шак каттым! Алла сакласын! Кем белә бит, сызлауга чыдап компресс кына куеп яткан булсам нәрсәләр булып бетәсен. Узегезне саклагыз! Мин тиздән терелеп чыгам, Алла теләсә! ??

Публикация от Альфредовна♒ (@zulfira_shaydullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк