Алмаз Мирзаяновның «кияү мунчасы» ничек узган?

Нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов белән җырчы Зөлфирә Шәйдуллина күптән түгел язмышларын бергә бәйләде – гашыйк парның никах мәҗлесе узды. Яшь гаилә никахлашу көне уңаеннан кайнар тәбрикләүләр кабул иткән арада Алмаз Мирзаянов «кияү мунчасы» кичешерешләре белән уртаклаша. Инстаграм тасмасында Алмаз белән Зөлфирәнең мунчадан чыккач төшкән фотосы барлыкка килде. «Котлауларыгыз өчен мең рәхмәт. Мунча кереп чыктык. Кызык», – дип кыска гына кичерешләрен шәрехләгән кияү кеше. Иң кызык өлеше, аңлавыгызча, фото астындагы комментарийларда! 

(Текст үзгәртелмәде):

«Мине тоже шул «кияү мунчасы» дигән нәрсә кызыктыра. Шуның өчен генә булса да өйләнергә стоитмы соң, Алмаз?» – дип яза җырчы Фәрит Низамиев.

«Яңа парлар, яңа мунча, яңа хисләр. Ниләр булганын быелгы концертта сойләрсең әле сер итеп кенә», – дип шаярта шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

Җиңел пар белән, Алмаз! Бәхетегез озын гомерле булсын!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @almazinde

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
532
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы