Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаяновны котлыйбыз!

Бу ялларда җырчы Алмаз Мирзаяновның никахы булды. Алар Зөлфирә Шәйдуллина белән Аллаһ Тәгалә каршында бер-берсенә вәгъдәләр бирештеләр. Никах тантанасында җырчылар да шактый булган, Алсу һәм Азат Фаз...

Бу ялларда җырчы Алмаз Мирзаяновның никахы булды. Алар Зөлфирә Шәйдуллина белән Аллаһ Тәгалә каршында бер-берсенә вәгъдәләр бирештеләр.

Никах тантанасында җырчылар да шактый булган, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рифат Зарипов хатыны белән, Динә Закирова һ.б.

Динә бу хакта инстаграмда да язып чыкты. «Дусларыбызның шатлыкларын уртаклаштык бүген! Алмаз, Зөлфирәм, никах көнегез котлы булсын! Бәхетле булыгыз!» диелгән аның инстаграмында.

Бәхетле булыгыз!

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: almazinde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк