Алты ел буе төзегән өйләре көлгә әйләнде

Социаль челтәрләрдә бер абзыйның “Авыл яна, авылы белән яналар” дигән видеосы күпләргә килгәндер. Баштарак әлеге хәлне “Буада” диделәр. Аннан соң “Тәтештә икән” дигән сүзләр таралды. “Нурлатта булган хәл бу” дип тә сөйләделәр. “Татар-информ” әлеге фаҗиганең кайда булганлыгын ачыклады.

Баксаң, бу хәл Татарстанда түгел, Чувашиянең Батыр районы Иске Тойси авылында килеп чыккан. Тойси авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алена Мальцева сүзләренчә, Яшьләр урамындагы әлеге янгын 5 июнь көнне, көндезге берләр тулып киткәч кабына.

Бәхеткә, видеодагы “Авыл яна” дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Зыян бер дә килмәгән түгел, билгеле. Әлеге янгында дүрт хуҗалыкка үрмәләгән янгын телләре. Икесенә өлешчә зыян килгән, берсенең түбәсен тулысынча алыштырырга кирәк. Ә менә 40тан чак кына узган Наташа һәм Алексей Солдатовлар бер кат күлмәк белән урамда калган. Дәвамын укыгыз...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Видеодан скриншот

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
532
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Булат Бәйрәмов кызын кияүгә бирә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы