Логотип
Хәбәрләр

Амаз Мирзаянов: «Ул күз зураймыйча нишләсен инде?!»

Җырчы Алмаз Мирзаянов тамашачыга үз фикерен белдерергә курыкмаган кеше буларак билгеле.  Һәрбер борчыган нәрсәгә аның инстаграм сәхифәсендә пост пәйда була. Бу юлы да ул әйтмичә түзә алмады. «Быел яз...

Җырчы Алмаз Мирзаянов тамашачыга үз фикерен белдерергә курыкмаган кеше буларак билгеле.  Һәрбер борчыган нәрсәгә аның инстаграм сәхифәсендә пост пәйда була. Бу юлы да ул әйтмичә түзә алмады.

«Быел язда Казанда ике концерт куйганыма шаккаткан булсам, баксам, өйләнеп тә куйганмын икән. Әле үзем генә түгел, төркемдәге җырчы кыз Зөлфирә дә кияүгә чыккан. Әлеееее алай гына да түгел, баянчыбыз Ильфир да өйләнде! @ilfiriskandarov  Әле тавыш операторыбыз @elnurhai Зөлфирәмнең иптәш кызы @dinamambo га өйләнде! Алар вообще скоростной, июльдә туйлары булды, декабрьдә малай алып кайталар, Аллаһы боерса! Менә шундый хәлләр әле бездә! Ул күз зураймыйча тагын нишләсен инде!», – шаяртып яза җырчы.

Икәртеп китик, күптән түгел гашыйклар Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина гаилә кордылар.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @almazinde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк