Логотип
Хәбәрләр

Ана күңеле балада, ә бала күңеле...? Фирдүс Тямаев әнисен шаккатырган

Әниләр йөрәге бала йөрәген һәрвакыт сизеп ала. Алар, һичшиксез, безне юксынучан, нәрсә булса да, безне һәрчак өйдә көтеп торучы бердән-бер кешеләр.  Аеруча читтә торып яшәүче балалар юксындыра. Ә арт...

Әниләр йөрәге бала йөрәген һәрвакыт сизеп ала. Алар, һичшиксез, безне юксынучан, нәрсә булса да, безне һәрчак өйдә көтеп торучы бердән-бер кешеләр. 

Аеруча читтә торып яшәүче балалар юксындыра. Ә артистларның әти-әнисе икеләтә балаларын өйдә көтәдер, мөгаен, чөнки артист тормышы юл белән бәйле. Бәлки, шуны истә тотып, Фирдүс әнисенә сюрприз ясарга булгандыр да инде. Ул, әнисенә бер сүз дә әйтмичә, туган авылына кайтып керә. Капка төбендә әнисенә шалтырата һәм ул җибәргән күчтәнәче чыгып алырга куша. Менә шунда Фирдүс үзе кайтканы беленә дә инде.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада, диләр бит. Әмма мондый гамәл күңел җылыттыргыч булып тора. Молодец, Фирдүс! Тулы видеоны аста карый аласыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк