Логотип
Хәбәрләр

«...аның исен һәм җылысын һаман тоям»

Җырчы Миләүшә Сафина әтисенә багышлап пост урнаштырган. Быел әтисенең якты дөньядан китүенә ике ел булган.

Җырчы Миләүшә Сафина әтисенә багышлап пост урнаштырган. Быел әтисенең якты дөньядан китүенә ике ел булган.

«Нәкъ ике ел – әтисез… Әти 6сыннан 7 апрель төнендә китеп барды… Тормышымдагы иң озын һәм авыр төнем. Ике ел үтте, тик әрнү китми. Көн саен арта гына бара. Аның тавышы әле дә колакларда чыңлый, аның исен һәм җылысын һаман тоям.

Ул бары тик минем бәхетле булуым хакында хыялланды. Кияүгә чыгуымны бик көтте, Мәрьямның тулы гаиләдә үсүен, өебезне төзергә ярдәм итәргә теләде. Тик көтеп җиткермәде.

Бүген мин бәхетле, Аллаһка шөкер, барысы да бар, әти генә юк. Әти безне күзәтеп шатланадыр дип уйлыйм», – дип язган артистка. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк