Логотип
Хәбәрләр

«Апуш» студиясе спектакльләре Камал театры сәхнәсендә!

Апрель аенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» студиясе тамашачыларны спектакльләренә чакыра.

Апрель аенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

10 апрель көнне драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле, 13 апрельдә «Апуш»ның тәүге эше, драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, 14 апрель көнне танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре, Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбүгалисина» мюзиклы Г.Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты: 18:00.

«Әбүгалисина» мюзиклын шулай ук 12 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә карап булачак. Гыйнвар аенда булган премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 нче елның март аенда эшли башлады. Хәзерге вакытта Казанның «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче студияләрендә барлыгы 90га якын бала шөгыльләнә. Бер ел дәвамында 4 спектакль куелды. Күптән түгел, 13 мартта, «Апуш» 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итте. Биредә 1 еллык эшчәнлекнең нәтиҗәләре күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, татар балалар театр студиясенең беренче премьерасы – «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урын алды. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк