Логотип
Хәбәрләр

«Арабыз инде...»

Җырчыларның актив гастрольләрдә йөргән мәлләре. Көн дә концерт, көн дә тамаша. Ваһапов фонды йолдызлары да гастрольләрдә йөриләр. Гөлсирин Абдуллинадан «Ничек армыйсыз сез 2 атна буе көн дә концерт к...

Җырчыларның актив гастрольләрдә йөргән мәлләре. Көн дә концерт, көн дә тамаша. Ваһапов фонды йолдызлары да гастрольләрдә йөриләр.

Гөлсирин Абдуллинадан «Ничек армыйсыз сез 2 атна буе көн дә концерт куеп?» дип сораганнар.

Ул «Арабыз инде, әлбәттә! Без дә бит шундый ук кеше! Бу концертларда без гомумән тик тормыйбыз! Тамашачыны да кайвакыт урыннарыннан кузгатып алабыз. Әмма залда халыкның күп булуы,аның безгә яратып каравы һәм коллективтагы дуслык, җанлылык барлык аруны юк итә төсле! Без бүген тәүге тапкыр Базарлы Матакта, иртәгә ‒ Норлат, аннан соң Ульян якларына юл тотабыз. Менә шулай яшәп ятабыз инде, җәмәгать. Сезнең хәлләрегез ничек? Туебызда булдыгызмы инде?» дип яза.

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк