Логотип
Хәбәрләр

«Арча балалар сәнгать мәктәбе» балалар иҗаты

Татарстан Җөмһүрияте Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы «Арча балалар сәнгать мәктәбе» балалар иҗаты Кыш Тәңкә карлар явып үтте җиргә, Кыш киләсен безгә сиздереп. Яңа елны көтә башла...

Татарстан Җөмһүрияте

Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы

«Арча балалар сәнгать мәктәбе»

балалар иҗаты

Кыш

Тәңкә карлар явып үтте җиргә,

Кыш киләсен безгә сиздереп.

Яңа елны көтә башладык без ,

Түземсезлек белән сөенеп.

Чаналарны , чаңгыларны барлап,

Әзерләндек тауда шуарга.

Кыш бабай да безне көткән кебек,

Ясап куйган биек тау анда.

Килеп җитте менә яңа ел да,

Ә без аны зурлап каршылыйк.

Кыш бабайга матур җырлар җырлап,

Төрле-төрле бүләкләр алыйк.

 

Безнең балкортлары

Әти урамда, көн матур анда.

Балкортлары да оча янында.

Әтигә никтер алар тимиләр,

Әллә әтине бер дә күрмиләр?

Ә мин ерактан карап торсам да

Никтер киләләр,чагып китәләр.

Белдем сәбәбен: һәркөн мин иртән

Татлы бал белән тәмләп чәй эчәм.

 

Туган ягым

Туган ягым, синең һәр фасылың

Узенчәлекле матур,

Читкә китеп барганнарда

Сине сагынып кайтыр.

Җәен җиләк җыйган елгаларың,

Шау чәчәкле иркен болыннар,

Күлләреңдә аккош йөзә синең,

Мондый җәннәт тагын кайда бар!?

Көзен синең басу – кырларыңда

Диңгез кебек шаулый игеннәр.

Җанга дәва чишмә суларыңда

Кер чыйкыйлар уңган киленнәр.

Кышларыңда   әкияттәге кебек,

Ак мамыкка күмелә авылым.

Тауларыңда чана- чаңгы шуып,

Үсә синең һәрбер сабыең.

Язлар җиткән саен яшәрәсең,

Кошларың да кайта сагынып.

Мондый гүзәллекне күргән кеше

Китә алмас синнән аерылып.

Җанга җылы, тәнгә сихәт бирә

Туган җире һәрбер кешегә.

Ә без, дуслар, туган яклар белән

Горурлананып яшик гомергә!

 

Көз

Туган якта көз хакимлек итә,

Көз фасылы- муллык билгесе.

Басуларда тук башаклар шаулый-

Табигатьнең алтын көзгесе.

Бакчалардан җыйдык яшелчәләр,

Җиләк –җимешләрнең төрлесе.

Мул уңышлар белән тулды амбар -

Игенченең хезмәт җимеше.

Табигатьтә көз хакимлек итә,

Алтын төскә кергән тирә-як.

Күңелләрдә тирән бер соклану:

Нинди гүзәл бит син, туган як

 

Гали белән кәҗә

                                                           Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 

                                                          Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән

                                                          Гали аны чирәм белән кунак итә, 

                                                          Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

                                                          (Габдулла Тукай)


Шулай матур гына көннәр үтә,

Гали, Кәҗә тату гына гомер кичә.

Тик бер көнне Галиләргә кунакка дип,

Шәһәрдән бер явыз малай кайтып төшә.

Авызы тулы әшәке сүз һәм дә ялган.

Аны күреп һәммә кеше калды хәйран.

Ни тотынса да бар нәрсәне бәреп вата,

Белмим, шундый явызлыкны каян ала.

Ә бер көнне ул Кәҗәне күреп алган,

Кәҗәгә дә явыз малай җәберен салган.

Әле ярый Гали килеп бу малайны

Явыз ниятеннән тыеп калган.

Явыз малай аның белән туктамаган,

Ачуыннан ул Галигә дә ташланган.

Кәҗә дусты моны күргәч йөгереп килеп,

Явыз җанны арт ягыннан сөзеп аткан.

Менә шулай явыз малай сабак алган,

Бөтен кеше алдында ул көлкегә калган.

Ә Гали белән Кәҗәбезнең дуслыклары

Һәр көн саен яңа яктан ныгый барган.

Габдрахманова Зилә, 12 яшь

Җитәкчеләре: Шигисламова Гөлназ Рәшит кызы,

Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы, Ахунова Ләйсән Гәбделәхәт кызы


Минем әнием

Әниләр җирдә кояш бит,

Әниләр җирдә Алла.

Минем әни шул кояшның

Якты бер нуры, аңла.

Әниләр җирдә изгеләр,

Әниләр бит фәрештә.

Изге теләк теләп кала

Миңа әни һәр эштә.

Әни мине бик яратып,

,,Кызым” диеп эндәшә.

Кем соң ул дип сорыйсызмы?

Аның исеме - Миләүшә!

Болында

Шундый рәхәт болында

Әллә ниләр бар монда.

Чәчәк вальсы тамаша,

Хәтта күзләр камаша.

Скрипкада чикерткә

Көйнең моңлысын суза.

Бал кортлары бал җыя,

Күбәләк очып уза.

Кырмыскалар оя ясый,

Әрләннәр чокыр казый.

Гөжләп тора бу болын

Һәркемгә җитә урын.

Җәйне сагыну

Ур-ра! Тагын җәй җитте,

Кояш елмая күктән.

Шушы җәйне кыш буе,

Сагынып көттек без күптән.

Шау-гөр килеп урамда,

Уйный бала-чагалар.

Көне буе хәрәкәттә,

Әрле-бирле чабалар.

Уянып китеп карасам,

Җәй түгел шул, кыш икән.

Җәйне сагынып уйлап яту,

Хыяллану шушы икән.

Туган авылым

Туып-үскән авылымны

Бик яратам.

Әле менә шигырь яздым

Авылыма карата.

Наласамның һәр почмагы

Миңа бик якын.

Кызлары кояш кебекләр,

Егетләр ялкын.

Вәсти, Бурсык елгалары,

Ураз күлләре.

Матурлыкка сөенеп үтә

Минем көннәрем.

Бик сөенәм туганыма

Шул Наласамда.

Туган авылым, синдә яшәп

Мин калалсам ла.

Кышкы Наласам.

Шундый матур кышын авылым

Зәп-зәңгәр күк, саф һава.

Тирбәлеп кенә һавадан

Энҗе бөртек кар ява.

Бурсык буйларында наратлар,

Игътибарсыз калма, карап бар.

Вәсти үзәннәрен кар күмгән,

Мондый сихрилекне кем күргән.

Намаз елгаларда әкият иле

Агачларны ак бәс каплаган.

Суерлыда кыш патшалык итә

Сандугачлар әле кайтмаган.

Кыш илендә калган Наласам,

Яңа елга кереп барышы.

Биш гасырлык туган авылымның

Тарих диңгезендә агышы.

Юлларда сак бул!

Юлларны чыккан вакытта

Карап үт!

Узып китсен машиналар,

Бераз көт!

Башка кеше ашыга дип,

Ашыкма!

Светофорга кара,

Юллар ачыкмы?

Хәвеф-хәтәр синең белән

Йөрмәсен!

Һәлакәтләр юлдаш була

Күрмәсен.

Озын булсын гомерегез, балалар,

Хәсрәтләнеп яшь түкмәсен аналар.

Кем булырга?

Һөнәрләрнең барсы яхшы

Эшләсәң күңел биреп.

Синең арттан калган эшең

Торса ялт итеп көлеп.

Җитмеш төрле һөнәр дә аз

Диләр егет кешегә.

Кызлар да оста булалар

Тегү-чигү эшенә.

Пешерергә һәм юарга -

Барсы да килсен кулдан.

Һәр һөнәрне белү кирәк

Санап китим мин шуннан.

Адвокат да, хисапчы да,

Автоледи һәм юрист.

Гаиләдә бу һөнәрләр

Барсы кирәк - бу дөрес.

Тик шулай да мин сайладым

Кондитер дигән һөнәр.

Кекс, торт пешерү остасы

Белмәсә әгәр кемнәр.

Киләчәктә пирожныйлар

Пешерермен, рулетлар.

Ачып җибәрәм бер кафе

“Амин” диеп, курыкма!

Сәнгать әсәренә тиңдәш

Булырга тиеш хезмәт.

Шуның өчен халык миңа

Күрсәтер олы хөрмәт.

Эреп китәр авызларда

Мин пешергән беленнәр.

Өйрәнергә килер миңа

Рецепт сорап киленнәр.

Чәк-чәк, юка, бавырсаклар,

Урама һәм юача.

Барсын оста пешерергә

Белем миңа юл ача.

Юныс Әхмәтҗанов кебек

Булам аш-су остасы.

Башта моның өчен әле

Белем кирәк, кыскасы.

                          

Әкият илендә

( Тукайга ияреп )

Буш вакытым булган чакта

Укыйм әкият, шигырь.

Бәлки димен миннән дә нәкъ

Тукай күк шагыйрь чыгар.

Су анасының сокланам

Озын алтын чәченә.

Былтыр турында уйласам

Йөзгә шатлык чәчелә.

Ничек түзгәндер шүрәле

Кысылган бармагына.

Башы эшләмәгәч эләккән

Былтырның кармагына.

Шулай итеп хыялланып

Яшим әкият илендә.

Шүрәле тунын киясем

Килә бик тә минем дә.

Эш беткәч, уйнарга ярый дип,

Уйныйм, дөнья түгәрәк!

Күз алдыма килә шулчак

Бала белән күбәләк.

Кәҗәне печән белән

Сыйлый Гали бер харап.

Бер малай монда йөгерә

Кулында алтын тарак.

Әйдәле, Акбай, өйрән син дип

Бер шәкерт эт өйрәтә.

Туган телне җырлап йөрим

Газиз телем йөрәктә.

Кәҗә белән сарыкны күр,

Җилкәләрендә капчык.

Сагынып беткәндер аларны

Мескен карт белән карчык.

Хыяллануның чиге юк

Тукай бабай күп язган.

Аркасыннан поднос тартып

Чыгарды хәлфә таздан.

Пар атка утырып шагыйрь

Чыгып киткән Казанга.  

Тукай иҗаты дәрья күк,                                        

Язарга да, язарга.

Һәйкәл янында уйлану

Һәйкәлләргә кызыл канәферләр

Тотып килә кече, олысы.

Нәкъ җитмеш ел элек сугыш булган,

Иң соңгысы булсын монысы.

Сугышны без һич тә теләмибез,

Чәчәк атсын гөрләп илебез!

Елмаюлар булсын һәрбер йөздә

Шул теләктә калыйк инде без.

Һәйкәлләргә салган алсу чәчәк

Уяулыкны торсын искәртеп.

Тынычлык яулап алган батырларны

Онытма син, һаман истә тот.

Җиңү бәйрәме

Тугызынчы май - Җиңү бәйрәме,

Җитмеш ел гомер узып та киткән.

Илгә зур җиңү яулаган ирләр

Күбесе җирдән мәңгегә киткән.

Җиңү яулаган кояшлы язда,

Бик күп корбаннар җиңү хакына.

Исләрең китәр фашистны җиңгән

Батыр һәм түзем илем халкына.

Тынычлык кирәк

Тугызынчы май –

Җиңү бәйрәме.

Ел саен язын

Килә әйләнеп.

Кан түккән җиргә

Безнең бабайлар.

Тыныч яшәсен

Диеп балалар.

Ел да бу көнне

Һәйкәл алдына.

Чәчәкләр тотып

Халык агыла.

Гел тыныч кына

Булсын илебез.

Бөтен җиһанга

Шуны телибез.

Яз

Яз килә,

Кояш көлә.

Тамып тора тамчылар,

Агып тора ташулар.

Агачта бик матур

Җыр суза кошларым.

Яз матур, яз рәхәт

Шулай бит, дусларым.

Сыерчыгыбыз

Агачтагы оябызга

Сыерчыгыбыз кайткан.

Ничек безне онытмаган,

Кайлардан эзләп тапкан.

Кайттым, диеп, канат кага,

Өздереп сайрый чут-чут.

Туган якта рәхәт шул, ди

Чит җирдә бер дә чут юк.

Мин ясаган ояны ул

Карап чыкты шатланып.

Ә аннан соң ул ояга

Ташып куйды ак мамык.

Гафурова Азалия, 14 яшь

Җитәкчеләре: Шигисламова Гөлназ Рәшит кызы,                                                                              Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы, Ахунова Ләйсән Гәбделәхәт кызы


Түбәтәй

Түбәтәй бүләк иттеләр

Туган көнемә минем.

“Чын татар егете булдың!”-

Диде әти- әнием.

Түбәтәем бик тә матур,

Саласым килми бер дә.

Кичкә кадәр киеп йөрдем

“Бирмим!”-дип беркемгә дә.

Бәйрәмнәргә һәм кунакка

Киярмен түбәтәйне.

Әллә кайдан ук белсеннәр

Минем татар икәнне!

Яңгырлы Сабантуй.

Сагынып көтәм мин җәйне

Сабантуй белән бергә.

Күп туганнар, дуслар килә

Шушы матур бәйрәмгә.

Быел да бик көттем аны,

Тизрәк барасым килде.

-Эх, нишләп бүген иртәдән

Яңгыры ява инде!?

Яңгырга карамый бер дә

Килде халык мәйданга -

Уеннарда катнашырга,

Биергә һәм җырларга.

Чүлмәк вату, капчык сугыш-

Бик күңелле уеннар.

Яңгырдан куркып тормады-

Көрәштеләр абыйлар.

Җырладылар, биеделәр-

Барысы күңелле булды.

Көтеп алган Сабан туе

Быел да бик тиз узды.

Төхфәтуллин Әмир 11 яшь

Җитәкчеләре: Шигисламова Гөлназ Рәшит кызы,                                                                           

Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы, Ахунова Ләйсән Гәбделәхәт кызы



Язлар җиткәч

Язлар җиткәч, бөтен дөнья

Елмая, уйный , көлә.

Язлар белән Җир йөзенә

Сөенеч- шатлык килә.

Елгалар да шатлыгыннан

Ярларга сыймый башлый.

Сыерчыклар безгә диеп

Матур җырлар багышлый.

Карлар эри, бозлар китә,

Гөрләвекләр агалар.

Туган якларын сагынып

Сайрар кошлар кайталар.

Акрын гына яшел чирәм

Елмаеп баш калкыта.

Агачлар, куак, чәчәкләр

Хуш исләрен аңкыта.

Басулар кардан арынгач,

Кызу эшләр башлана.

Өлгерергә дип ашыга

Игенчеләр барсына.

Язлар безгә бәхет- шатлык,

Уңышлар алып килсен.

Тыныч, аяз зәңгәр күктән

Кояш елмаеп көлсен.

   Авылыма

Туган авылым, авылкаем минем-

Туган җирнең гүзәл почмагы.

Синдәй гүзәл,синнән дә кадерле,

Якын җирләр кайда бар тагы?

Табигатең синең бик тә матур

Сызылып ата алсу таңнарың.

Тын да алмый тыңлап торам

Кошларыңның моңлы җырларын.

Яшел чирәм үскән урамнарың,

Таза, матур, төзек йортларың.

Челтерәп ага синең чишмәләрең

Басып җиребезнең сусавын.

Һәр ел фасылы аерым төсләр өсти

Табигатең матурлыгына.

Болын-кырың, инеш- күлләрең

Якын миңа барысы, барысы да.

Туган телем

Ана теле – татар теле,

Ул минем туган телем.

Туган телемдә әйткәнмен

Мин иң беренче сүзем.

Шушы телдә сөйләшкән

Ерак әби – бабамнар.

Телебез югалмас диеп

Алар нык ышанганнар.

Татар теле яуга барган

Батырлар белән бергә.

Кыю булган һәрвакыт

Курыкмаган ул бер дә.

Сабыйларны тирбәтеп,

Талбишеккә ул салган .

Алар өчен матур, якын

Иң-иң татлы тел булган.

Туган телем – татар теле

Бай ул матур сүзләргә.

Буыннан буынга күчкән

Мирас булып ул безгә.

Төхфәтуллина Зөлфинә 15 яшь

Җитәкчеләре: Шигисламова Гөлназ Рәшит кызы,                                                                            

Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы, Ахунова Ләйсән Гәбделәхәт кызы

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк