Логотип
Хәбәрләр

Арчада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак

2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак. Кариев театры Арча балалар бакчаларында ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куе...

2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

Кариев театры Арча балалар бакчаларында ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта”(Аманулла) спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 2018 елда кулланылышка кергән юл билгеләре турында хәбәр итә.

Кич белән арчалылар “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”(Р.Вәлиев) музыкаль комедиясен карый ала:

2нче апрель – Наласа

3нче апрель – Сикертән

4нче апрель – Арчаның күп функцияле мәдәни-спорт үзәге (МФЦ)

5нче апрель - Чиканас

6нче апрель – Арча педагогика көллияте

7нче апрель – Кырлай

Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк