Арслан Сибгатуллин: «Әни, нишләп мине бөтен кеше дә таный ул?»

Без бу сорауны аның әнисе Гүзәл Сибгатуллинага бирдек.

Арслан үзенең бүгенге көндә популяр икәнлеген аңлый башлагандыр, «йолдыз чире» билгеләре күренмиме? Булса, сез моның белән ничек көрәшәсез?

– Безне берәр кая чакырсалар, Арсланның гадилегенә аптырыйлар. Бернинди дә йолдыз чире юк, без моны контрольдә тотарга тырышабыз. Аны һәрвакыт тыйнак булырга өндибез. Садикта да мин аңа йолдыз буларак карамагыз дим. Ул безгә еш кына «Нишләп мине бөтен кеше дә таный соң?» дигән сораулар бирә. Әле менә Михаил Евдокимовның «Земляки» фестивалендә Алтай якларында булып кайттык. Безгә Алтайның гимнын өйрәнергә куштылар. Бу бик җаваплы эш иде, аны тамашачылар басып каршыладылар, Алтай өлкәсенең губернаторы да басып кул чапты. Арслан янына килеп фотога төшергә сораучылар, «Без монда махсус Арсланны күрергә килдек» диючеләр күп булды. Балалар өчен дә фестиваль булды, Арслан «Туган тел» шигырен сөйләп лауреат исеменә лаек булды. Без «Туган тел»не, татарча җырларны онытмаска тырышабыз, барысы да шулардан башланды бит. Күптән түгел Арсланга Эльмир Низамов музыкасы, Җәүдәт Сөләйманов сүзләренә җыр язылды, хәзерге вакытта без аның өстендә эшлибез. «Мин яратам туган илемне» дип атала ул җыр, матур клип та төшерергә планлаштырабыз.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
912
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
955
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1403
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1171
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
909
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1326
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
957
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы