Логотип
Хәбәрләр

АРТИСТКА ТӘНКЫЙТЬ КИРӘК!

Тәнкыйть бик булсын иде әле ул! Спектакльгә гомуми күзәтү буларак кына түгел, ә һәр артистның уенына, хезмәтенә бәя бирелсен иде. Бу бит ялгышларны, хаталарны аңлау өчен яхшы мөмкинлек. Һәр артистның саллы, урынлы тәнкыйть ишетәсе килә. Театрда бер-беребезгә карата фикерләрне әйтәбез, бу образны ничегрәк тормышка ашырып була, нинди алымнар кулланырга мөмкин – эзләнәбез.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Равил Гыйләҗевкә – 50 яшь! Юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлап, аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Чаллы тамашачысы өчен Сез – билгеле артист. Сез уйнаган спектакльләргә яратып йөриләр, сез тудырган образлар күпләрне битараф калдырмый. «Сәхнә» укучыларын да үзегез белән таныштырып үтегез әле?

– Мин Лениногорск районы Куакбаш авылында тудым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актёрлар әзерләү бүлеген төгәлләдем. Чаллы театрына ул вакыттагы режиссёры Фаил абый Ибраһимов үзе чакырып китерде. Бу 1996 ел иде. Театрда эшләү дәверендә алтмышлап роль уйналган.

Булачак артист нинди гаиләдә туып-үскән, сәнгатькә ничек килгән?

– Мин гади колхозчылар гаиләсеннән. Мәктәптә укыганда ук телевизордан спектакльләр карый, радиоалгычлардан тыңлый идек. Мәктәптә узучы «Театр атналыгы»нда катнашып йөргән мизгелләр хәтердә. Мәктәптә әсәрне рольләргә бүлеп укыганда рольгә керергә тырыша идем. Аннары Минзәлә театрында эшләүче артист белән очрашу булганы хәтердә. Менә шуннан соң театрга карата мәхәббәт уянды. Институтның эксперименталь курсына эләктем. Телевизордан караган «театрда» үзем дә катнаша башладым. Бөтен дәресләр Камал театрында узды. Андагы артистлар, остазларны яхшы белә идем. Казанда калу теләге булса да, язмыш Чаллы якларына җибәрергә карар кылды, күрәсең.

Артист булу өчен кайсы мөһимрәк: талант яки әзерлек?

– Икесе дә мөһим дип уйлыйм. Без укыган вакытта Кырымнан килгән бер кыз бар иде. Ул русчарак сөйләшә, бер яраткан сүзе бар иде: «я попозже». Режиссёр әйткәнне артист бүген эшләргә тиеш. Талант та шуның кебек: бүген бар, иртәгә юк дип кенә булмый. Әзерлек ул икенче. Рольгә, образга әзерлек. Артист һөнәренә зур тырышлык куеп өйрәнеп булса, бөтен тырыш кеше артист булыр иде. Тормышта шундый кешеләр бар бит. Алар хакында «коеп куйган артист бу», диләр. Ләкин шул ук сәхнәдә ул югалып калырга мөмкин.

 

Нинди режиссёрлар белән эшләргә туры килде?

– Фаил Ибраһимов, Ренат Әюпов, Булат Бәдриев кебек режиссёрлар белән эшләү бәхетен татыдым. Бер тапкыр Туфан Имаметдинов тәкъдим иткән рольне уйнаудан баш тарттым. «Тирәкләр шаулый җилдә» спектаклендә бабай ролен уйнарга кирәк иде. Бабайны ук уйный алмам, дип, каршы килдем. Ә болай режиссёрлар белән бәхәскә кергәнем юк. Аларның сүзен тыңларга, иярергә тырышам. Сүзләр ятланып беткәч, мизансценалар куелгач кына образга үземнән өстәмәләр кертәм. Олег Кинҗәгуловның безнең театрга килүенә сөенәм. Аның эшләү тәртибе, эш ысуллары башкача. Олег Мадияр улының бер яхшы сыйфаты бар – ул кинәт җавап бирми, кызып китми, уйлап йөри, анализлый, шуннан соң гына фикерен әйтә.

Артистның сәхнә кагыйдәләре бармы? Сезнеке ул нинди?

– Үз текстыңны белү, соңга калмыйча репетицияләргә йөрү – бу һәркем өчен закон. Театр безнең эш урыныбыз, шулай икән, вакытында кил һәм спектакльгә әзерләнә тор. Реквизитларны барла.

Артист тормышында кызыклы хәлләр булмый калмыйдыр?

– Булгалый, әлбәттә. Артист телендә «ычкыну» дигән әйбер бар. Бервакыт «Саран» дигән спектакль бара. Сәхнәдә мәртәбәле артистлар белән бергә уйныйм. Кемдер сүзен дөрес әйтмәдеме, үзара нидер булды инде – көләргә тотындым! Җыела алмыйм, тыела алмыйм, ә чиратта минем реплика булырга тиеш. Соңыннан режиссёрдан «эләкте» бераз. Бу һәр артистта була торган әйбер.

Чаллы театрына йөрүче тамашачы нинди?

– Элек безнең тамаша залы кечкенә булганда, тамашачы шундый якында утыра – аларның күзләренә карап уйный идек. Хәзер бинабыз яңа, залыбыз башка төрле. Тамашачы реакциясен бик күреп булмый. Театрга яшьләр килүе сөендерә. Чаллы театры бинасы һәркемне җәлеп итәрлек итеп, бик заманча эшләнгән, музейга килгән кебек йөриләр. Шунлыктан, яшьләр килә.

Гаиләгез турында да ишетәсе килә...

– Хатыным Ләйсән белән ике малай үстерәбез. Аңлашып, тату яшибез, Аллаһка шөкер. Хәзер җүләрләнеп йөреп булмый – 22 ел торабыз бит инде. Олы улыбыз Казанда нефть-газ институтында укый. Гаиләдәге гадәтләрне саклап килергә тырышабыз. Мәсәлән, яңа ел кичен без һәрвакыт түгәрәк өстәл артында бергә каршы алабыз. Шуннан соң гына олы малай дуслары янына, урамга чыгып китә. Аңа кадәр гаиләдән аерылып йөрү юк. Кече улыбыз безнең белән – 7 сыйныфта.

Улларыгыз иҗади кешеләрме?

– Һәр артист баласына хастыр ул, олы улыбызның да артист буласы килде. Икесе дә музыка мәктәбенә йөрделәр. «Сала артисты түгел, кала артисты булырлык талантыгыз булса гына бу юлны сайлагыз!» – дип, каты тордым. Нефть-газ сәнәгате юнәлешендә укыса да, иҗади батлларда катнаша, сәхнәсез тормый ул барыбер. Төгәл фәннәрне үз иткәч, без гаилә белән аның шул юнәлештә укуын теләдек.

Балаларыгызга нинди киңәшләр бирәсез?

– Безнең гаиләдә матур бер гадәт бар: чәйләп алгач, өстәл артында утыруны тормыш турында гамьле әңгәмәләр белән дәвам итәбез. Акыл өйрәтүнең мәгънәсен хәзер үк аңлап бетермәсәләр дә, вакыт узу белән төшенәчәкләр. Гомер үтәр, ул вакытта бәлки мин дә булмам, әмма әти әйткән сүзләр исегезгә төшәр, дим. Хәзер яшьләр безнең киңәшкә мохтаҗ түгел, карашлары икенче төрле. Кешене үпкәләтмә, үзеңне дә җәберләргә ирек бирмә, фикереңне такма, үзең дә фикерсез калма, дип кабатлап торам.

Тәнкыйть ишетмәгән артист булмыйдыр ул? Еш әйтәләрме?

– Тәнкыйть бик булсын иде әле ул! Спектакльгә гомуми күзәтү буларак кына түгел, ә һәр артистның уенына, хезмәтенә бәя бирелсен иде. Бу бит ялгышларны, хаталарны аңлау өчен яхшы мөмкинлек. Һәр артистның саллы, урынлы тәнкыйть ишетәсе килә. Театрда бер-беребезгә карата фикерләрне әйтәбез, бу образны ничегрәк тормышка ашырып була, нинди алымнар кулланырга мөмкин – эзләнәбез.

 

– 50 яшьлек юбилеен каршы алучы артист үзенә ниләр теләр иде икән?

– Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Артист кешегә рольләр кирәк инде ул, читкә дә какмасыннар, якын да итмәсеннәр, дигәндәй. Әллә ни зур рольләр уйнамасам да, мин «алтын урталыкта», режиссёрлар игътибарында тордым. Татарстанның атказанган артисты исемен йөртү дә шуны раслыйдыр. Режиссёрлар үпкәләтмәде, аларга рәхмәт, һәр ролем үземнеке булды. Тамашачыларыма рәхмәт!

Олы юбилеегыз котлы булсын! Иҗади уңышлар, әңгәмәгез өчен рәхмәт, Равил абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Равиль шәп артист..