Логотип
Хәбәрләр

«Артистларга сүз әйтәсе булмагыз!»

Илсөя Бәдретдинованың язмасы шау-шу күтәреп алды. Алмаз Мирзаянов язма астында артистларны яклап чыкт.

«Әбиләр кебек: «И раббым, исәнлектән аерма! Исән-сау булыйк... Исән-сау булыйк...», – дип көне буе кабатлап йөрим икән. Бигрәк тә юлда барганда. Нариман көлә: «Картаясың син, әни», – ди.

Заманалары әллә нишлэп бетте шунда. Нариманда да хаклык бар инде. Исән булыйк! Матур гына йөрегез...», – дип уртаклаша Илсөя Бәдретдинова инстаграм битендә.

Әлеге язма, гадәттәгечә, бераз шау-шу күтәреп алды. «Кызык язгансыз. Имеш «исәнлек булсын». Булсын, әлбәттә! Күпме кеше көн саен шулай яши, йокысыннан торгач: «Аллаһка шокер, уяндым», – ди... Үтерәләр бу артистлар... Ярты ел концерт куймаганнар иде, елап беттеләр! Менә гади халык шикелле яшәп карагыз, күктән түгел, җирдән йөрегез. Шайтан туе ясап ерак китеп булмый шул... Аллаһ кичерсен мине берүк!» – дип язган астында бер хатын-кыз.

Алмаз Мирзаянов язма астында артистларны яклап чыкты: «Нормальный кешеләр үз вакытында, үз түшәгендә йоклаган вакытта, көн дими төн дими меңәрләгән километрларны үтеп татар халкына хезмәт куючы артистларга сүз әйтәсе булмагыз! Сезнең өегезгә килеп сорамыйлар бит, сезгә шалтыратып та зарланмыйлар! Эшлиләр! Эшләгән малларының күп өлешен тагын тамашачы белән күрешер өчен чыгарып салалар! Шул ук авыруларга, особенный балаларга яшәү өчен көч, өмет бирәләр! Тоталар да һаман шул артистларга аяк сөртәләр! Берәр информация таратасы булса, авыруларга тиз арада акча җыюмы ул, пожар чыгып бернәрсәсез калганнарга яртәм итүме, берәр кеше югаламы иң беренче булып артистларга мөрәҗагәть итәләр. Алар информация генә таратып утырмый, үзләреннән дә өлеш кертәләр! Аллаһ кичерсен дип кенә булмый, сорау алдына килеп баскач нахакка сүз әйткән өчен кешеләр кичерү кичермәве өчен дә җавап тотасы буладыр ул! Сәламәт булыгыз!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк