Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный

«Үзгәреш җиле» – чит илләрдә күрсәтеп мактанырлык чын татар эстрада сәнгате фестивале. Бу фикерен Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов «Интертат» газетасына интервью вакытында әйтте.
Артур Исламов – Илһам Шакиров исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесе I премия лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге яшь татар җыры башкаручылар бәйгесе һәм «Vissi d'arte» беренче халыкара бәйге лауреаты.
Җырчы сүзләре буенча, Европа илләрендә татар теленә ихтыяҗ бар. «Чит илдән килгән кеше: «Нинди җырларыгыз бар?» дип сораса, музыкаль дәрәҗәбез белән кызыксынса, «Мәгез, сезгә өч сезон, монда – югары класслы йөзгә якын җыр. Бу – чын татар әсәрләре», – диде ул.
«Үзгәреш җиле» татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак һәм татар эстрадасының мирасы булып саналырга тиеш, дип исәпли Артур Исламов.
Текст һәм фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
Наркотикларга – юк! 12+