Логотип
Хәбәрләр

Артык кайнар чәй эчүнең нәтиҗәсе - яман шеш

Бик кайнар чәй эчү аркасында үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы элегрәк тә ачыкланган иде. Тик конкрет нинди температурадагы эчемлекнең бу куркынычны тудыруын белү мөһим.  Бу сорауга җавап "Халык...

Бик кайнар чәй эчү аркасында үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы элегрәк тә ачыкланган иде. Тик конкрет нинди температурадагы эчемлекнең бу куркынычны тудыруын белү мөһим. 
Бу сорауга җавап "Халыкара рак журналы"ның яңа басмасында чыккан, дип яза "Здоровье" сайты. 
 
Нәтиҗәләр 40-75 яшьлек 50 мең кешене озак вакыт тикшерүгә нигезләнә. 10 еллык тикшерү вакытында үңәч яман шешенең 317 яңа очрагы теркәлгән. Галимнәр катнашучыларның гадәтләрен анализлаган. Һәм бик кайнар чәй, бигрәк тә 60 градустан яки аннан да кайнаррак чәй эчкән кешеләрдә үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы 90%ка югары булган. 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк