Логотип
Хәбәрләр

Атказанган исемнәр – дилбегәне тарткалау өчен бер механизм гына

«Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм», ‒ диде продюсер. «Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров совет заманыннан калган төрле исем бирүл...

«Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм», ‒ диде продюсер.

«Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров совет заманыннан калган төрле исем бирүләр күпләргә күзләрен йомарга, түрәләргә дилбегәне тарткалау өчен бер механизм гына дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда әйтте.

«Исем бирүләр бездә генә. Бүтән бер генә илдә дә юк ул. Американың, Англиянең, Европаның халык артистлары дигән әйберләр юк. Ул әйбер безнең чиновникларга кирәк. Син Мәдәният министрлыгы алдында баш иеп барасың, чөнки сиңа исем кирәк. Халык белмәгән бик күп халык артистлары бар. Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм», ‒ диде ул.

Продюсер гастрольдә йөргән замандагы хәлне исенә төшерде. «Мин моны нәрсәдән алып әйтәм? Берсендә, гастрольдә йөргәндә, бер фатирга алып керделәр. Депутат фатиры иде ул. Шул гомер буе чөгендер алган депутат кешенең бөтен өе грамота белән тулган. Ә ашарына акчасы юк. Ул социалистик хезмәт герое. Аяклары кәкрәеп беткән, больницага ятарга акчасы юк», ‒ ди продюсер.

«Без анда акчалар калдырып киттек. Менә мине шушы әйбер шулкадәр айнытып җибәрде. Ул герой! Депутат булган кайчандыр. Ул «Мине кара «Волга» белән районнан өйгә кадәр китереп куйдылар» ди. Аның исендә калган бөтен әйбере шул. Соң син аңа акчасын түлә», ‒ диде Рөстәм Сәрвәров.

«Ул медальләр кирәктер инде. Белмим. Алар күпләргә күзләрен йомарга, түрәләргә дилбегәне тарткаларга бер механизм гына», ‒ диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк