Логотип
Хәбәрләр

Атнабай Татарстанга тулы хокуклы шагыйрь булып килде – Роберт Миңнуллин

Казанда башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы уңаеннан концерт үтте. Кичә Казанның Филармония концертлар залында Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы уңаеннан концерт узды. Концерт шагыйрь язган...

Казанда башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы уңаеннан концерт үтте.

Кичә Казанның Филармония концертлар залында Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы уңаеннан концерт узды. Концерт шагыйрь язган шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Концерт башланганчы “Татар-информ” хәбәрчесе Әнгам Атнабаевның улы Азамат һәм оныгы Ләйсән белән аралашты.

“Әтинең шундый сүзе бар иде: “Хуш булыгыз, якыннарым, шагыйрь халкына да ял кирәк. Мин әйтер сүзләрне беркем әйтмәс, шунысы гына әзрәк жәлкерәк”. Шушы кичәне күреп, хәзер ул сүзләр яңадан кайта. “Ул сүзләр безнең өчен бик тә кирәк. Әти үзе генә юк, менә шунысы жәлкерәк”.

Әти һаман безнең белән кебек. Өйдә атмосферасы да шундый. Минем өйдәге эш бүлмәсендә аның портреты тора. Китаплары шунда. Үткәндә: “Нихәл, әти” дип үтәм. Ул да миңа: “Улым, син ничегрәк?” дип бага төсле.

Азамат абый Әлмәт шәһәрендә гомер итә. Гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән. Хәзер пенсиядә. Оныгы Ләйсән дә бабасын яратып искә алды.

“Картәтәй үлгәндә, миңа 7 яшь иде. Ул исән чагында безнең өчен Казанга юллар ябык иде, аның янына Уфага гына кайттык. Ул бик җитди кеше иде. Әмма мине күрүгә җебеп төшә иде. Чөнки мин аның бердәнбер кыз оныгы”, – диде Ләйсән Атнабаева.

Әнгам Атнабаевның оныгы бүген юридик факультетның аспирантурасында белем ала. Шулай ук этикет буенча курслар алып бара. Бабасының сәләте аңа да күчкән. Ләйсән рус телендә шигырьләр яза. Үзе моны “хобби” дип атый.

“Картәтәйгә багышланган шигырьләрем дә бар. Аларны күз яшьләрсез укый да алмыйм”, – ди Ләйсән.

Бәйрәм концерты яңа форматта корылган иде. Аны аңлау һәм тыңлауны рәхәт итте. Шигырь укучылар сәхнәгә өчәр-өчәр чыкты. Гадәттә, алар укыйсы әсәрләр тематик яктан берләшкән. Нәфис сүз Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган җырлар белән озатылды.

Кичә искә алу кичәсеннән шактый ерак. Монда, башка концерт программаларындагы кебек, хатирәләр белән уртаклашу блогы юк. Бары тик халык шагыйре Роберт Миңнуллин гына, сценарийда каралганча, сәхнәгә күтәрелеп, Атнабай хакындагы истәлекләре белән уртаклашты.

“Ниһаять, Атнабай да Татарстанга тулы хокуклы, популяр шагыйрь булып килде. 60-80 елларда Башкортстанда Атнабайдан да популяррак шагыйрь юк иде. Хәтта исемле, дәрәҗәле зур-зур шагыйрьләр дә аның янында бик үк популяр булмады. Моның төрле сәбәпләре булгандыр. Беренчедән, Атнабай бәйсез, берәүгә дә буйсынмый торган шагыйрь булды. Ул конверт өчен эшләмәде, шигырь белән, шигърият өчен яшәде. Аның соңгы елларда, ярым шаяру, ярым җитди итеп язылган “Минем сыңар медалем дә юк” дигән шигыре бар иде. Чынлап та аның исемнәргә, дәрәҗәләргә исе китмәде. Ул “Кызыл таң” газетасында гап-гади журналист булып эшләде. Аннары озак еллар “Сәнәк” сатирик журналында редактор урынбасары булып эшләде. Аның бар тоткан кәнәфие шул булды. Әмма шулай булса да, Башкортстан халкы аны, олысыннан алып, кечесенә кадәр, гап-гади кешесеннән алып, обком секретаренә кадәр хөрмәт итте. Аңа сүз әйтә алмадылар”, – диде Роберт Миңнуллин.

Концерт тәмамлангач, Азамат Атнабаев “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәдән алган тәэсирләре турында да сөйләде.

“Шулкадәр гадәти булмаган кичә. Мактамадылар да, илаһилаштырмадылар да әтине. Ул моны яратмас та иде. Әти нинди булды – туган көненә багышланган кичәсе дә шундый булды. Оештыручыларга зур рәхмәт!" – диде ул.

Әнгам Атнабаев (1928-1999) - Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туган. 1958 елда аның "Йөрәк белән сөйләшү" дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Алга таба аның җыентыклары бер-бер артлы басыла. Әдип милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырган. Бик күп шигырьләре җырга салынган. Алар бүген дә популяр.

Әнгәм Атнабаевның 90 еллыгына багышланган кичәне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Әнгам Атнабаев турында хатирәләр, улының истәлекләре һәм кичәдән тулы репортажны “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк