Логотип
Хәбәрләр

Һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак

(Казан, 12 март, «Татар-информ). Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеороло...

(Казан, 12 март, «Татар-информ). Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән.

Моның сәбәбе – үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев.

«Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән башлап Татарстанга җылы һава массалары үтеп керәчәк, төнге температура да күтәреләчәк. Чәршәмбе көнне 3 градуска кадәр салкын булачак. Пәнҗешәмбе кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез -2 градус салкын, ә җомга көнне температура 0 градуска кадәр күтәрелә, - диде КФУ профессоры. - Әмма ялларда һава торышы тагын үзгәрә. Шимбә көнне -3, якшәмбедә -4 градуска кадәр салкын. 12-21 март көннәрендә һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак». 

татар-информ

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк