Логотип
Хәбәрләр

"Авылда ныграк тазарам"

Әле җырлый гына башлаган вакытларда концерт ахырына минем давление күтәрелә һәм баш авырта иде.

Бүген без күп кызларның күңелен әсир иткән, ләкин үз күңеленә әлегә беркемне дә кертмәгән Ришат Төхвәтуллинның серләрен ачарга тырышырбыз. Ришат спорт белән дус. Ничек вакыт вакыт таба икән ул, шул хакта белербез.

– Ришат, сезне һәрдаим күзәтеп барабыз. Татар эстрадасында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы артистлар күп түгел. Сез иртән йөгерәсез, волейбол уйнарга яратасыз. Бу хобби кайчан барлыкка килде?

– Мин балачактан ук ике өлкәгә тартылдым, җырчы яисә тренер буласым килде. Күргәнегезчә, мин бүгенге көндә җырлыйм, ә спорт ул минем хобби гына. Мәктәптә укыганда район күләмендә үткәрелгән күп төрле спорт ярышларында катнаштым.

– Спорт сезнең өчен ул нәрсә? Күп кеше бит инде ябыгам дип спортка бирелә, ә сезнең артык вес дигән проблема юк.

– Спорт ул минем өчен хобби гына түгел, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту чарасы да. Минем кәефемнең нинди булуы турыдан-туры спорт белән бәйле. Концертларда көн саен тере тавышка җырлау физик һәм эмоциональ яктан бик авыр. Шуңа күрә әле җырлый гына башлаган вакытларда концерт ахырына минем давление күтәрелә һәм баш авырта иде. Ләкин йөгерү белән шөгыльләнә башлагач, бер-ике елдан бу проблемалар бетте.

– Артист буларак спортка вакыт җиткерергә авыр түгелме? Воллейбол белән йөгерүдән кала тагы нинди спорт төрләрен яратасыз?

– Гастрольләр вакытында үзеңне кулда тоту авыр, ләкин була торган эш. Бертуктаусыз гастрольләрдә йөрүләр тормыш ритмын бераз үзгәртәләр. Ләкин әйтәләр бит, бар нәрсәгә дә өйрәнеп, ияләнеп була. Организмга физик күнегүләр кирәк, алар миңа энергия бирә, аны аңлатып бетереп булмый. Шуңа күрә кайда гына булсам да, кайда гына барсам да мин иң беренче эш итеп иртән йөгерергә чыгам, аннары башка проблемаларны хәл итәм. Йөгерү һәм воллейболдан кала өстәл теннисын бик яратам.

– Сәламәт яшәү рәвеше ул бит әле спорт кына түгел, тукланудан да тора. Бу мәсьәләдә сез нинди карашта?

– Безнең профессиядә туклану да бик мөһим урын алып тора. Юлда кафелар да, ашханәләр дә бик күп, күңелең ни тели шул бар. Ләкин безнең төркемдә эшләүчеләр барысы да үзебезнең кызларыбыз пешергән ризыкларга өстенлек бирәләр. Аларга пешерү дә, сәхнәдә дә чыгыш ясау авырдыр инде, ләкин алар барысын да эшләргә өлгерәләр, безне тәмле, сыйфатлы ризыклар белән сыйлап торалар. Төркемебездә 10 егет, 3 кыз һәм без аларга бик рәхмәтлебез.

– Иң яратып ашый торган ризыгыгыз нинди? Туган авылыгызга кайтканда, әниегез Ришат улым кайтышына дип күбесенчә нинди ризык әзерләп тора?

– Әнием пешергән иң яраткан ризыгым ‒ ит бәлеше һәм бәрәңгедән әзерләнгән башка ризыклар. Дөресен генә әйткәндә, ул пешергән барлык ризыкларны да яратам мин. Шуңа да өйдә мин тиз тазарам.

– Безнең журнал укучыларына үзегезнең уй-теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

– Журнал укучыларыбызга иң беренче чиратта сәламәтлек телим. Барысы да үзебезнең кулда, югары максатлар куеп аларга ирешергә кирәк, бу сәламәтлеккә дә кагыла. Тормышыгызга яхшы гадәтләрне кертергә тырышыгыз, киләчәк турында уйлыйк. Кеше ирешә алмаган максатлар юктыр ул. Уңышлар һәм иминлек теләп калам!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ОШАДЫ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Спортны уз итэр очен ихтыяр коче кирэк шул ,маладис, Ришат, так держать