Аяк асты ‒ шугалак
Әминәнең кызыклары ошыймы ул сезгә? Әминә дип инде, ул бит һәр балага кагыла. Көндәлек тормышта әнә шул кечтеки кешеләрнең кызык тарихлары да булмасааа... Бүген бара бер апаң уен мәйданчыгы яныннан уз...
Әминәнең кызыклары ошыймы ул сезгә? Әминә дип инде, ул бит һәр балага кагыла. Көндәлек тормышта әнә шул кечтеки кешеләрнең кызык тарихлары да булмасааа... Бүген бара бер апаң уен мәйданчыгы яныннан узып:аяк асты тайгалак, китте апаң тайгалап. Әминәгә җитә калды, апа, ипләп, егыла күрмәгез, ди алма бәлешем. Һәм беләсезме нинди җавап ишеттек без? «Синнән сорарга онытканнар ди монда!» Әминәнең әнисе урынсыз дорфалыктан телсез калганда, апаң чайкалып китеп, чәчрәп барып та төшә. Менә сиңа карма! Шул ук секундта булуын әйт син аның... Жәлләттермәде дә дорфа түтине. Ә Әминәгә аңлатырга туры килде: апа иртән ботка, ботка артыннан шоколад кабып куярга оныткан! Шуңа, киттек әле без, шоколад алырга. Ботканы ашавын ашадык, шоколадны, мондый апалардан соң, плиткасы белән ашасаң да артык булмас мәйтәм...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк