Логотип
Хәбәрләр

Азат һәм Гөлсирин: «Рифат абый кавыштырды»

Күптән түгел гөрләтеп узган «Болгар радиосы» концертында Айнур Сөләйманов Энҗе Шәймурзина белән берлектә дуэт башкардылар. Нинди генә дуэт әле, Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Әллә нинди язмы...

Күптән түгел гөрләтеп узган «Болгар радиосы» концертында Айнур Сөләйманов Энҗе Шәймурзина белән берлектә дуэт башкардылар. Нинди генә дуэт әле, Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Әллә нинди язмыш» җырының сүзләрен үзгәртеп артистларга үзенчәлекле пародия тәкъдим иттеләр.

Җырның сүзләре әллә ни үзгәрмәгән «Бер-беребезне яратабыз, матур концертлар куябыз. Рифат абый кавыштырды», – дип җырлый алар. Дөреслеккә дә туры килә бит. Яшь парларны Р.Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов кавыштырды дисәк тә ялгышмабыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк