Логотип
Хәбәрләр

Бүген күп балалы гаиләләрне нинди сораулар борчый?

Татарстанда күп балалы, авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә дәүләттән нинди ярдәм күрсәтелә? Боларны барлап чыгу өчен, студиябезгә “Туры элемтә”гәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш б...

Татарстанда күп балалы, авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә дәүләттән нинди ярдәм күрсәтелә? Боларны барлап чыгу өчен, студиябезгә “Туры элемтә”гәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдрееваны һәм министрлыкның социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Елена Зенинаны чакырдык. Алар укучыларыбызның сорауларына җавап бирде. 

– Татарстанда күп балалы гаиләләргә нинди социаль ярдәм күрсәтелә?

Е.З. Татарстанда балалы гаиләләргә федераль программаларда каралган барлык социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Боларга өстәмә рәвештә, Татарстан законы нигезендә, халыкка адреслы социаль ярдәм гамәлгә ашырыла. Бу күп балалы гаиләләргә торакка, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия, ташламалар. Әйтергә кирәк, 2005 елдан барлык натураль ташламалар акчалата түләүләргә алмаштырылды. Акча гаиләгә я банк счетына, я почтага күчә.

Күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга транспортта йөрү өчен аена 282 сум күләмендә субсидия каралган. Шулай ук без 6 яшькә кадәр балаларга дарулар өчен 125 сум күләмендә субсидия түлибез. Җәмәгать транспорты өчен субсидия зур түгел, әмма гаилә балага транспорт картасын да ясата алуын исәпкә алсак, бала җәмәгать транспортында, шул исәптән метрода чикләүсез йөри ала. Бу балага төрле түгәрәкләргә һәм башка урыннарга еш йөрергә кирәк булганда отышлы. Әгәр кайсыдыр берәр айны йөрергә кирәкми икән, бу акчаны башка чараларга сарыф итеп була. 

Дарулар белән шул ук хәл. Әйтик, бу айда кирәкми икән, башка максатларга юнәлтеп була.

Гаилә башлыгы хәрби хезмәткә алынса, без балага 3 яшь тулганчы пособие түлибез. Әгәр хезмәттән иртәрәк кайта икән, пособие бирү туктатыла. Бу федераль түләүләр күп балалы гаиләләргә генә кагылмый. 

Күп балалы гаилә туендыручысын югалтса, һәр баласына пенсия түләнә. 18 яшькә кадәр генә түгел, укыган чорында 23 яшькә кадәр түләнергә мөмкин.

2018 елның 1нче гыйнварыннан, икенче яки өченче баласы туган гаиләләр өчен (әгәр балалар 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туса), торак алуга ипотека кредитлары буенча процент ставкасы елына 6 процент тәшкил итә.Дәвамын укыгыз...

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк