Логотип
Хәбәрләр

Бүген мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә

Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә. Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп...

Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә.

Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме Исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

Мөселманнар Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәм өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны "Гает коймагы" дип тә атыйлар.

Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Бу хакта тулырак:tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк