Логотип
Хәбәрләр

Бүген Россиядә Партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар көне билгеләп үтелә

Россия истәлекле көннәр календаренда 29 июнь Партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар көне буларак билгеләнгән, диелә Calend.ru хәбәрендә .  Әлеге мөһим истәлекле көн турындагы канун 2010 елның...

Россия истәлекле көннәр календаренда 29 июнь Партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар көне буларак билгеләнгән, диелә Calend.ru хәбәрендә . 

Әлеге мөһим истәлекле көн турындагы канун 2010 елның 1нче гыйнварында кабул ителгән. Партизаннар көне өчен 29 июньне сайлауга бер тарихи вакыйга этәргеч биргән.

1941 елның 29нчы июнендә СССР Халык комиссарлары Советы (Совнарком) һәм Большевикларның Бөтенсоюз коммунистлар партиясе Үзәк комитеты (ЦК ВКП(б)  фронтка якын урнашкан өлкәләрдәге  партия һәм совет оешмаларына Директива юллый. Анда партизан отрядлары оештыру кирәклеге турында әйтелгән була.

Тарихи документлардан күренгәнчә, партизаннарның һәм яшерен оешмаларда эш алып баручыларның кылган батырлыклары халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүендә әһәмиятле урын алып тора. Гомумән алганда, партизан отрядларында миллионнан артык кеше - ир-атлар, хатын-кызлар, балалар катнашкан.

  • Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, фидакарь эш-гамәлләре өчен  311 меңнән артык партизан - СССР дәүләт бүләкләренә, 248 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Бу көнне ил күләмендә искә алу чаралары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләргә һәм башка монументларга чәчәк салу оештырыла, исән-сау булган партизаннарга һәм яшерен оешмаларда катнашучыларга рәхмәт һәм хөрмәт белдерелә, диелә Calend.ru хәбәрендә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк